Предыдущая публикация
Анда бар да сыяла...
Күтәралмас сүз ишетсә
Сыкрый-сыкрый сызлана.
Башкаендагы уйлардан
Кысылып куя ала...
Төзәлде генә дигәндә
Кузгала ала яра.
Тирә юньдәгене уйлап
Борчыла...ямансулый...
И...бу йөрәк дигәннәре
Хич тә тынычлап тормый.
Бар да яхшы булганда да
Гел сакта тора әле...
Бигрәк тынгысыз икән лә
Бу кешенең йөрәге.
.......Гөлфия Шиһапова.....
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1