Предыдущая публикация
Кем генә юк якын-тирәңдә!
Ярдәм кулы,җылы сүзе дә юк-
Гайбәтеңне сатып кинәнә!
Әле кайчан ашап-эчкән дуслар,
Оныталар синең барлыкны.
Бәлкем хөсетлелек бәласедер?
Әллә инде-күңел тарлыкмы?
"Нихәл?"-дигән булып сорашалар,
Бик күпләре "битлек" кигәннәр.
Аңладым мин ачы хакыйкатьне,
Бик аз икән чын дус дигәннәр!
Буш сүз,гайбәтләрдән өстен булып,
Барысын да гафу итәмен!
"Бирсәң иде,Раббым,сабырлык!"-дип,
Үз юлымннан атлап китәмен!
Язмышым ни әзерләгән-белмим.
Ни булса да миңа күрәсе!
Аллаһ каршындагы җавапны да,
Сезгә түгел-миңа бирәсе!
Айдар Халиуллин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5