Юк, кирәкми көмеш, акча, байлык,
Кирәк түгел миңа алтын тау.
Сугыш уты сүнеп, сау сәламәт,
Балам гына кайтсын исән-сау.
Иртә-кичен, көндез-төннәрендә,
Тәрәзәдә минем күзләрем.
Йә бер Раббым, сиңа ирешсеннәр,
Ялваруым, теләк-сүзләрем.
Сакчыл фәрештәләр саклап йөртсен,
Авыр сынау бирмә балама.
Бала хәсрәтләре насыйп итмә,
Раббым Аллаһ, һичбер анага.
Салкын окопларда яткан чакта,
Йөрәк җылым бирсен җылылык.
Батыр уллар үстердем мин Илгә,
Күңелемдә йөртәм горурлык.
Аналарның кылган догасында,
Пәрдә булмас дигән Раббыбыз.
Тик бер теләк- сугыш уты сүнеп,
Исән имин тизрәк кайтыгыз.
Батыр уллар үстергән анага,
Исән чакта һәйкәл салырлык.
Солдат анасына, бер Аллаһым,
Бирсәң иде күркәм сабырлык.
Фәнис Мөхәммәтҗанов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 40