Предыдущая публикация
Җан рәхәте бирсен Раббым сезгә, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын әле озак еллар, кунак булып җирдә йөрергә!!!
Шәриф Рамазан да үтеп китте
Тоелмады һич тә авырлык
Насыйп итче Раббым ,тагын еллар
Бу гамәлне үти алырлык.
Хак Тәгалә үзенең колларына
Күтәрмәслек йөкләр йөкләмәс.
Намаз укып,руза тотканнарга
Бәхет ишекләрен бикләмәс.
Кунак кына фани дөньяда без
Бер нәрсә дә түгел мәңгелек.
Бездән алда килеп киткәннәргә
Хәер дога кирәк иң элек.
Телең тыйсаң гайбәт,тәмсез сүздән
Күңелеңдә булса игелек.
Авырлыклар сине урап үтәр,
Гаиләңдә булыр иминлек.
Рамазанның моңлы азаныннан
Нечкәргән чак әле күңелләр.
Яшик,дуслар,гамәл,гыйбадәттә
Иман белән үтсен гомерләр!
Динә Камалетдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 56