Бу сүзләрне аңлыйбыз инде. Ләкин гөнаһ кылганга күрә генә түгел, һәрдаим тәүбә кылу тиешле.
Тәүбә кылу – ул гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез өчен Аллаһыдан гафу итүен сорау.
Аның иң гади, әмма иң саваплы ЫСУЛЫ әлеге сүзләр:
استغفر الله العظيم و اتوب اليه
Әстәгъфируллаһүл-газыйм вә әтүбү иләйһи.
Бөек Аллаһыдан гөнаһларымны гафу итүен сорыймын.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әлеге сүзләрне көненә 100 МӘРТӘБӘ әйткән. Күз алдыбызга китерик, ҖИР ЙӨЗЕНӘ РӘХМӘТ БУЛАРАК җибәрелгән, хата-кимчелекләрдән ерак булган кеше бу сүзләрне КӨНЕНӘ 100 ТАПКЫР әйткән.
🔸 Тәүбә кылуның ИКЕ ШАРТы бар. Алар:
1. Тәүбә кылган кеше гөнаһлары өчен ИХЛАСтан үкенергә тиеш.
2. Ул Аллаһыдан куркып, гөнаһлар кылудан туктарга һәм аларга башка КАЙТМАСКА, ягъни аларны кылмаска тиеш. Тәүбә кылуның махсус НАМАЗы да бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7