Йөрер идем бәхет өләшеп.
Дошманыма кадәр керер идем,
Тормас идем бер дә читләшеп.
Ут эчендә янган әнкәйләрне
Тартып алыр идем хәсрәттән.
Күз яшьләрен түкмәсеннәр алар,
Тик яшьләнсен күзләр бәхеттән.
Саусызларга бирер идем саулык
Урыныннан торып китәрлек.
Юлдаш итәр идем көч һәм дәрман
Картлыгына барып җитәрлек.
Сукыр җанга бирер идем күзләр
Дөнья матурлыгын күрергә.
Һәркем җирдә бәхеткә бит лаек,
Нигә әле аңа тилмерергә?!
Җаным әрни күреп ятимнәрне,
"Күке" анага арта нәфрәтем.
Хайваннарның бала ташлаганын
Юк әле,юк минем күргәнем.
Ана назын күрми күпме сабый,
Арткан саен арта ятимнәр.
Әниләрне алыштырмый берни,
Кибеттә дә назны бирмиләр!
Ятимнәр дә үсәр, көн итәрләр,
Ел артыннан еллар үтәрләр.
"Күке " анага җитәр картлык көне,
Тик хөрмәтне кемнән көтәрләр?!
Безнең җанга,безнең күңелләргә
Ягымлылык һәм гадилек кирәк.
Җыйган байлык җанны җылытмый ул,
Аңлаучылар ләкин хәзер сирәк.
Булмаса да бездә сихри көчләр,
Күмик әле нурга дөньяны.
Берни таләп итми хәл белешик,
Җылы сүзгә күмик җаннарны.
Җәлләмик без татлы сүзләрне дә,
Хөрмәт итеп яшик һәркемне.
Сихри көч ул — хөрмәт, әллә назмы,
Иман белән тулган күңелме?!
Гөлназ Шарипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13