Туган җирдә бит тамырлар.
Уйга батам, бирелеп хисләргә,
Кемнәр икән мине каршылар...
Кайткач башта зиратка керермен,
Әни-әти янына башны иеп басармын.
Ачуланмагыз инде, сез миңа дип,
Эчтән генә елап та алырмын...
Бүтән кайтып булмас әни-әти дип,
Сезнең яннан китәлмичә торырмын.
Белгән Коръән сүрәләрен дә укып,
Сезнең өчен дога кылырмын.
Күршеләр, авылдашлар белән,
Күрешергә сузарым кулларны.
Сөйләшермен, сорашырмын,
Булган авылдагы яңалыкларны.
Урамнарны да йөреп чыгармын,
Күпләр күреп сәлам бирерләр.
Кайберләре кем икән дип тә,
Танымайчы бәлки үтәрләр.
Бергә уйнап үскән дуслар белән,
Хәтерләрбез бала чакларны.
Үткәннәрдә калган хәтирәләр,
Җылытыр безнең җаннарны.
Мең мәшәкать тормыш юлында,
Язмыш җиле исә төрле яктан.
Кайтам әле туган якка дигән,
Хыялларым гына җилгә очмасын...
Зәбир Низамиев 30.04.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев