Предыдущая публикация
Нык бул, дустым! Нык бул! Бирешмә!
Бу дөньяда рухы көчле генә
Теләгенә һәрчак ирешә.
Язмыш сынаулары алдында
Сыгылсаң да, сынма! Торып бас!
Сынаулар тик сине чыныктырсын
Чыныкканнар алар арымас.
Тормыш авыр диеп зарланудан
Бер файда юк...Шуны аңла син!
Авыр чакта...Ташны тишеп чыккан
Гүзәл чәчкәләргә кара син....
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5