Телефоны төшми кулыннан
Ике атна инде... Ике атна
Бер хәбәр юк Газиз улыннан:
"Эх, җил булсам, синең хәлләреңне
Һәр көн саен барып белер идем
Һәр сулышың, һәрбер адымыңны
Үз күзләрем белән күрер идем...
Ак болытлар булсам, синең белән
Бер адым да калмый атлар идем
Канатларым җәеп, афәтләрдән
Җил-яңгырдан сине саклар идем...
Кояш булсам икән... Тиңсез нурым белән
Җылытыр идем синең йөрәгеңне
Алтын балык булып су буенда
Эх, үтәргә барлык теләгеңне.
Таң нурлары булып, йокылардан
Уятыр идем сине иркәләп
Балакаем, тәмле коймак белән
Эх, сыйлыйсым килә иртәдә.
Әүлия булсам икән... Иң беренче
Туктатыр идем җирдә сугышларны
И БЕР АЛЛАМ! Сиңа ялварамын
Сакла берүк Газиз улларыңны!"
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4