Предыдущая публикация
Туган авылымның күленә
Мин дә кайтыр идем кошлар кебек
Канатларым булса иңемдә.
Язлар җитү белән очар идем
Туган якларыма талпынып
Сагындым бит... Өзелеп сагындым
Сине газиз туган авылым.
Сагындым бит Сезне, туганнарым
Авылдашлар, яшьлек дусларым
Туган йортым, таныш сукмакларым
Урманнарым, басу-кырларым.
Аккошларым кайткан туган якка
Күл төренгән сөю җырына
Озакламый без дә кайтырбыз
Моң чакыра туган ягыма.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9