Предыдущая публикация
Карап тордым әле суларга
Йөрәккәем бушап калсын диеп
Ирек бирдем әзрәк уйларга.
Агымсуга озак карап торсаң
Яшьлек йөгерә кебек каршыга
Әйтерсең лә бер кайгысыз чаклар
Минем янга бүген ашыга...
Югалтусыз еллар...Әле кайчан гына
Сездә кунак итә идем бит
Нигә шулай бик тиз үттегез сез
Сагынсыннар безне диепме...
Үткәннәргә кайтма диләр миңа
Газиз кешеләрем анда бит
Йөрәгемә әмер бирә алмыйм
Уйлар hаман шунда кайта бит...
Агымсуга карап торам әле...
Агымсудай еллар ага гына......
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6
Сыу буйларын утэм ялан аяк. Бала, усмер чакларны искэ тошереп йоресэм дэ.....
.
Югалды сон...яшь- матур чак.
Булсын хэрберегездэ матур, нэфеслек хислэре. Ирлэрне...хатыннарны алыштырып була....тик ....кала общее созидание. С любовью или без любви.