Көнегез шатлык белән үтсен!!! Бәхетле мизгелләр генә бүләк итсен!!!
Тору белән елмай! Бул Кояштай!
Нурлар чәч син тирә-ягыңа
Синең җан җылың якыннарыңны
Тартып торсын һәрчак яныңа.
Күңел кояшыңның нурларын
Тигез өләш! Берүк кызганма!
Үзеңә дә нурлар булып кайтыр
Тик сабыр ит бераз, аз гына.
Җан җылыңны тигез өләшеп тә
Үзең салкынлыктан өшесәң
Хыялларың сиңа канат куйсын
Сөю белән тулсын күңел касәң.
Хыяллардан җылы үрә бел син!
Алар ярдәм итәр авыр чакта
Тик күңелең генә суынмасын
Бозланмасын синең бер вакыт та.
Алсу таңнар сөю бүләк итсен!
Кояш нуры бирсен җылылык!
Айның нуры сине серле итсен!
Йолдызлардан ал син яктылык!
Чык тамчысы кебек сафлык ятсын
Күңелеңнең һәрбер кылында
Ихлас бул син! Шул вакытта
Бәхет булыр синең кулыңда!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9