Предыдущая публикация
Бик тиз күңелемне яуладың
Бер күрүдә серле карашыңнан
Мин күземне ала алмадым.
Шул карашың мине әсир итте
Хыял диңгезенә чумдырды
Сихри дәрьяларга алып китеп
Сөю хисе миндә тудырды.
Хәтерлимен hаман мин ул кичне
Каен шаулавының тавышын...
Күзләр белән күзләр очраштылар...
Алар тойды йөрәк тибешен.
Саклый алдык шул саф сөю хисен
Зәңгәр хыял ашты тормышка
Еллар үткән саен яшьлек мәхәббәте
Арта бара... Рәхмәт язмышка!
Шулай үтсен әле безнең гомер
Йөрәгебез тулы наз булсын!
Гомер көзләренә җитсәк тә без
Күңелебездә hәрчак яз булсын!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10