Предыдущая публикация
Күзләремә генә карап торган
Серле күзем, син - Таң йолдызым
Гомер юлын минем балкытучым
Ходай язган минем язмышым.
Сиңа булган тиңсез сөюемне
Гади сүзләр аңлата алмас
Син булганда минем яннарымда
Канатларым мәңге арымас.
Сабый бала кебек иркәләүчем
Матур итеп кайчак үпкәләүчем
Минем һәрбер сулышымны тоеп
Гомер көземдә дә яшьнәтүчем.
Торган саен ныграк кадерлесең
Торган саен ныграк яратам
Җаным минем, тиңсез МӘХӘББӘТЕМ
Пар канатым минем, сулар Һавам.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2