Әлеге кайгылы чарада Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Богданова, район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев, Ульяновск өлкә комитетының вәкиле И. Р. Джалюков, Новоспасск, Радищево һәм Иске Кулаткы районнары буенча хәрби комиссар Сергей Фролов һәм мәрхүмне озатырга килгән райондашларыбыз катнашты.
И.Ш.Магдеев һәм И.Р.Джалюков чыгышлар ясап, Шамил Мәхмүдовичның чын патриот, үз теләге белән Ватаныбызны якларга чыгып киткән меңнәрчә батырларыбыз кебек кыю йөрәкле ир-егет булуы турында сөйләделәр. Аның якыннарының тирән кайгысын уртаклаштылар.
Шамил Алимовка Президентыбыз Указы буенча "Батырлык" ордены бирелгән.
Якташыбыз Ш.М. Алимовның батырлыгы һәм якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 17