Тормыш булгач төрле хәлләр була. Кайберәүләрне язмыш ничек кенә сынамый. Тик шулай да, ул сынауларны узарга, яшәргә көч табарга тырыша адәм баласы. Язмам героен да язмыш җиле төрле якка ташлый, шактый авырлыклар күреп яши ул🙄
Дуся түти 1939 елда өч балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш чоры балаларына хас авырлыклар аларны да читләтеп үтми. Әтиләре сугышта үлеп кала. Әниләренә өч баланы ялгыз үстерүе нык кыенлаша, ачлык, ялангачлыкны да татый алар. Ә беркөнне алар әнисез дә кала. Авыр чир аны мәңгелеккә алып китә. Балаларның өчесен дә ятимнәр йортына озаталар. Ничек кенә туган җирләреннән китәргә теләмәсәләр дә, каршы торудан чара юк, китәргә мәҗбүр булалар. Ятимнәр йортыннан да китү вакыты җиткәч, аларга тагын бер тапкыр аерылу ачысын күңелләре аша үткәрергә туры килә. Андагы дуслары, тәрбияче-укытучылары белән саубуллашалар.
Үсеп буйга җиткән, кул эшләренә дә оста, хезмәт сөючән бу Дусяны бер егет бик ярата. Кыз да аны сөя, гел бергә булырга хыяллана. Тик, бу бәхеткә аяк чалучы табыла. Егет аны әнисенә һәм якыннарына күрсәтергә үз ягына алып кайта. Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле чегән кызыдай кара тутлы Дусяны күргәч, егетнең әнисе: “Миңа мондый төртсәң егыла, җил чыкса оча торган килен кирәкми. Тормыш алып барырлык булмаячак”, – дип үз бәясен бирә.
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/uz-iremda-irlansam-sul-da-zur-baxet-bulgan-xal
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев