Тузганак сүзе
Салкын быел никтер майлар,
Ак чәчкәләр көткән айлар...
Кояш, бахыр, канатланып
Елмая да... моңсуланып,
Кабат күзләрен яшерә.
Кинәт шунда нәрсә күрә:
Җир өстендә сары балкыш!
Нәкъ тә шулай, түгел ялгыш!
Җылы бөркеп тирә-якка,
Тузганаклар чәчәк аткан!
Салкын сулыш өреп җилләр,
Куркытыргамы телиләр?!
- Сары гүзәл, азга гына,
Әйдә. керче кочагыма.
Җылытырмын үзеңне, кил!
Дип чакыра бәйләнчек Җил.
Сары чәчен җилгә сибеп,
Тыйнак кына куя көлеп:
- Синең салкын кочагыңда
Очкын юк шул учагыма.
Мин Кояшка гашыйк күптән.
Бер күренсә зәңгәр күктән,
Көннәр буе карап торам,
Ул югалса, күзем йомам.
Кояш минем яшәү нурым.
Йөрәгемдә аңа урын.
Тузганак мин – сары келәм.
Язлар ямьле безнең белән!
Сөмбелә Ибраһимова
Гөлчәчәк Доминова фотосы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев