Күзең ачып йомган арада.
Кайчан, ничек гомер беткәне,
Мәгълүм бары газиз Аллага.
Байлык дисәң, байлыгы да кала,
Акча дисәң, нигә ул анда.
Бүген яшик исән без диеп,
Шөкер кылып аткан һәр таңга.
Исәнлектән безне аермасын,
Яшәгәндә монда кунакта.
Алтын таулары да кирәк түгел,
Гомер өзелеп китсә яшь чакта.
Балаларның кайгыларын күрмик,
Бик авыр бит бала югалту.
Тормыш авыр диеп зарланмыйк,
Шул да булды мени кайгырту...
Раббым биргән безгә гомерне,
Бүлмәгән ул байга, ярлыга.
Бу бит әле сабый дип тормый,
Алып китә җирнең куйнына...
Бер - беребезгә мәрхәмәтле булыйк,
Сабыр кылыйк кысып телләрне.
Бәхил булсын бездән киткәннәр,
Кичерсеннәр хата - үчләрне...
Без бит җирдә тик кунакта гына,
Ни кирәкте шуны эшлибез.
Кайда ничек гомер беткәнне,
Тик нигәдер бердә белмибез...
Лилия Сахабиева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев