Эремчек суы – иң аз калорияле сөт ризыгы. Ашкайнату бизләренең бүлеп чыгару үзлеген көчәйткәнгә, аны түбән кислоталы гастрит булганда эчәләр. Иммунитетны ныгыту өчен дә көн саен 1 стакан эремчек суы эчү файдалы. Бронхит интектергәндә какырыкны куптару өчен көненә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Бөер ташы авыруы вакытында, баш еш авыртканда көненә 1 стакан эремчек суын әкренләп эчеп бетерәләр. Эч кипкәндә, 100 мл кишер согына шулкадәр үк эремчек суын кушып, иртән ач карынга эчү файдалы. Кан тамырлары варикоз киңәйгәңдә, 1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 100 мл кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, суынгач, сөзеп, шулкадәр үк эремчек суына кушалар, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна. 1 стакан эремчек суына ярты чәй кашыгы тоз салып иртән ач карынга эчү исә эчәклекне чистарта.
"Мәдәни җомга" газетасының "Вконтакте" төркеменә кушылыгыз 🤗 https://vk.com/madani__zhomga
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев