Күпме кайгы, күпме
югалтулар китергән ул... Күпме кеше туган якларына әйләнеп кайта алмыйча, сугыш кырларында ятып калган.
Минем әтием Гәрәев Шамил Гәрәй улы 17 яшьлек малай чагында ук Ватанны саклау өчен армия сафларына алынган. Газиз балаларын сугыш кырларына озатканда әти-әниләрнең ни кичергәнен күз алдына китерүе кыен. Әмма үз туган җиреңне, үз халкыңны явыз дошманнан коткару өчен гомерләрен кызганмаганнар алар. Киләчәк буыннар иминлеге, тынычлык өчен.
Быел дәһшәтле Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителә. Дөньяда нинди генә хәл урнашса да, Җиңү бәйрәме ел да илебез өчен иң кадерле, күркәм бәйрәм булып кала бирә. Ветераннарыбыз елдан-ел азая, аларның кадерен белик!!! Минем дә кадерле әтием, сугыш ветераны буларак, бу бәйрәмне бик хөрмәт итә иде. Сугыш вакытында батырлыклары өчен лаек булган медальләре белән бергә бәйрәм көнен уздыра иде. Хәзер дә, ул гүр иясе булгач, без аны шушы матур фотографияләреннән карап, искә алабыз. Сагынабыз.
"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", дигәннәр борынгылар. https://www.instagram.com/p/B_rjOGdlqxl/?igshid=jjwal42d93y7
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5