Предыдущая публикация
Нигә соң син, сөю таңнарда
Бәгырьне өзәсең шул кадәр!?
Ничекләр яшәлер иде соң
Бу җирдә булмасаң син әгәр?
Гомергә киләме икән
Җаннарга яну-көю?
Бу-гади ярату түгел,
Бу инде башка Сөю!
Нигә соң бу йөрәк таңнарда
Сызыла, шул кадәр сызыла!?
Ялкынсыз утларда януың
Айларга, елларга сузыла...
Аз булыр төсле сөюне
Утлы, ялкынлы дию.
Бу Сөю-җирнеке түгел,
Күкләрдән иңгән Сөю!
Нигә соң кавышмый таңнарда
Бер-берсен яраткан йөрәкләр!?
Әйтерсең без шулай гомергә
Ярлары ишелгән тирәкләр.
Бу инде олы сөюгә
Давыллар кичеп килү!
Юк! Гади сөю түгел ул,
Йөрәктә туган Сөю!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев