Дару үләннәренең татарчадан руссчага тәрҗемәсе. 1. Аир (җир тамыры)- аир 2. Аксыргак- чемерица 3.Ала миләүшә – (анютины глазки) фиалка трехцветная 4.Алма үләне (исле ромашка)- ромашка душистая 5.Алтын тамыр – родиола розовая 6.Андыз – девясил 7.Артыш – можжевельник 8.Арчан – вереск 9.Ата абага – щитовник 10. Аю баланы (карга миләше)- бузина, толокнянка 11. Аю колак – коровяк 12. Бадьян – фенхель, аптечный укроп, бадьян 13. Балтырган – борщевик 14. Бака яфрагы – подорожник 15. Барбарис – барбарис 16. Басу миләүшәсе – фиалка полевая 17. Бөер чәе – почечный чай 18. Бөрлегән (кара) – ежевика 19. Бөрлегән (кызыл) – костяника 20. Бөтнек – мята 21. Бүре аягы – плаун булавовидный 22. Бүре шомырты – жостер слабительный 23. Бүсер үләне – горечь почечуйный 24. Гәзнич (куян тубыгы) – пастернак 25. Гөлбадран – пижма 26. Гөлҗимеш – шиповник 27. Дүләнә (бөгән) – боярышник 28.Дию борчагы – очиток 29. Дәфнә – лавр 30. Елан тамыры – горец змейный 31. Зирек (аксыл) – ольха серая 32. Зирек (җилемле) – ольха черная 33. Зәйтүн – олеандр 34. Зәйтүн мае – оливковое масло 35. Зәһәр казаяк – лютик 36. Йогырт – подмаренник 37. Йонча гөл – синюха голубая 38. Кабак – тыква 39. Казаяк – купальница, лютик, куриная слепота 40. Кандала үләне – донник 41. Канлы үлән – чистотел 42. Кара миләш – арония 43. Кара җиләк – черника 44. Каурыйсыман каланхое – каланхое перистое 45. Керән – хрен 46. Колмак – хмель 47. Кызылбаш – кровохлебка 48. Кызыл чатыр – золототысячник 49. Кориандр (кинза) – кориандр 50. Кузаклы борыч – перец стручковый 51. Курай үләне (шома көпшә) – дягиль 52. Кылган – ковыль 53. Кындырак – костер 54. Кыргый карлыган – лапчатка прямостойчая, Иван- чай 55. Кыр сабыны – мыльнянка 56. Кычыткан – крапива 57. Кыярча – огуречная трава 58. Көтүче сумкасы – пастушья сумка 59. Күкебаш – медуница 60. Күгән куагы – терновник 61. Күке яше – кукушкины слезы 62. Күкчәчәк – василек 63. Күрән – осока 64. Лимон бөтнеге – мелисса 65. Мамыкбаш – пушица 66. Меңъяфрак – тысячелистник 67. Мурт шомырты – крушина ломкая 68. Мүк җиләге – клюква 69. Мәтрүшкә – душица 70. Наратбаш – хвощ полевой 71. Нарат җиләге – брусника 72. Песи үләне – валериана 73. Рәваҗ (тәнгут рәваҗы) – ревень тангутский 74. Рәйхан (затлы рәйхан) – базилик благородный 75. Сазанак (саз чабыр куагы) – багульник 76. Саз киез үләне – сушеница топяная 77. Саз җиләге – морошка 78. Сары мәтрүшкә – зверовой продырявленный 79. Сарымсак – чеснок 80. Сары умырзая (язгы утчәчәк) – горицвет перечный 81. Сукыр кычыткан – пустырник 82. Сырганак – облепиха 83. Сөрәлмә мүк – плаун годичный 84. Тавык үләне – калужница 85. Татлы тамыр – солодка 86. Тигәнәк – репей 87. Тилебәрән – белена 88. Турак уты – укроп пахучий 89. Тузганак – одуванчик 90. Тутык үлән – вейник 91. Тырнак гөл – ноготки лекарственные, календула 92. Төер тамыр – яртышник 93. Төнбоек – кубышка 94. Чабыр үләне – чабрец ползущий, тимьян 95. Чага (агач гөмбәсе) – чага 96. Чагыр – бадан 97. Чирәм – горец птичий, спорыш 98. Чыпчык җилеме – омела 99. Әнеч – тмин 100. Әнис – анис 101. Әрекмән – лопух, репей 102. Әрем – полынь 103. Әспе (давыл үләне) – спаржа 104. Шиңмәс үлән – цмин, бессмертник 105. Үги ана яфрагы – мать –и – мачеха 106. Эт тигәнәге – череда 107. Һиндыба – цикорий
    0 комментариев
    0 классов
    Мунир Гизатуллин - Туганнарсыз яшәп булмый. (Мунир Гизатуллин көе, сүзе)
    0 комментариев
    0 классов
    Борис Ельцин в Башкирии, 1990 год. Репортаж Азамата Саитова.
    0 комментариев
    0 классов
    https://youtube.com/watch?v=F08HCrmAHAs&feature=shared
    0 комментариев
    2 класса
    Күрәчәк булгач Сәлимә бу булып узган хәлләрне күпме эченә бикләп йөртә алыр иде икән. Вазыйхе бакыйлыкка күчкәнгә, өч ел узгач, сөйләсәң кеше ышанмаслык вакыйгалар турында күңелен тынычландырыр өчен бугай, бәлки язарсың да әле, үзем белән тегендә алып китмим инде дип, эчен бушаткан иде. Вакыт җитмәдеме, язарга күңел тартмыйрак, кул бармыйчарак торыдымы... Нигәдер, ишетү белән каләмгә үрелә алмадым. Хәзер исә вакыйгалар күпкә тоныкланып кына күз алдына килә. Шулай да, укучым, алар турында сиңа җиткерәсем килә. Хәҗиевләр үрнәкле матур пар булып, бер-берсен күз карашыннан аңлашып, үзара хөрмәт итешеп, кулга кул тотышып, чит күзләрне кызыштырып, утыз елдан артык бербөтен булып яшәделәр. Үз гомерләрендә бер тапкыр да ачуланышмадылар, бәхәсләшмәделәр, ялгыш кына тавыш күтәргән чакларын хәтерләүче дә юк. Үлгән сыер сөтле , калганы бетле була инде, дип уйлый күрмәгез. Бу парны, күреп белгәннәр һәм аларны таныганнар бар да мине куәтләр. Бигрәк тә йөзендә һәрчак елмаю балкыган көләч Вазыйхенең күңеле гел яшь, төпле акыллы сабыр җанлы иде. Бер-берсенә кеше алдында да, үзләре генә чагында да “бергенәм”дип эндәшештеләр, гомумән йомшак ягымлы телләре матур сүзләрне кызганмады. Гел аралашып яшәгәнгәме, читтән караганда бу бер генә дә төчеләнүгә охшамаган, нәкъ шулай тиеш кебек күренә иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәми. Гаиләгә ямь өстәп, үзләре шикелле ныклап уйлап эшли торган уңган ике кыз үсте.Әти-әниләренең сүзеннән чыкмый, мәшәкать тудырмый гына сайлаган һөнәрләре буенча югары уку йортын тәмамлап, эш табып, тиз арада хезмәтләрендә абруй яулап, вакыты җиткәч, бик акыллы, кулларыннан эш килә торган булдыклы егетләргә кияүгә чыктылар. Тормышның усал кануннары бар. Вәзыйх оныкларын күрергә өлгермәде. Тромб. Егет белән кызның танышулары кемнәрдер күрәлмәгән, ә кемнәрдер сагынып туя алмаган узган гасырга туры килде. Сәлимә авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын яңа тәмамлаган, ә Вазыйх комсомол башлыгы һәм яшь укытучы буларак үзенең беренче курс студентлары белән колхозга урып-җыюда булышырга килгән егет. Яшьлек. Җан эчкә сыймый, сикергәләп, биеп торган бар нәрсәгә дә өлгерә һәм җитешә, кайгының ни икәнен белми торган иң рәхәт сөюнең исерткеч җылы дулкынында тибрәлгән, тәү тапкыр гашыйк вакытлар. Клуб, танцалар, кино... Соңнан уку елының башыннан ахырына кадәр хат алыштылар, мәхәббәттә аңлаштылар, аттестат алу белән, Сәлимә ул укыткан университетка укырга керде. Кыз өченче курста укыганда, Вәзыйх тәкъдим ясый, җәй көне өйләнешәләр. Бу бәхет китергән 1987нче ел иде. Юклык еллары булуга карамастан, туксанынчы елларда алар квартир сатып алалар. Мәхәббәткә корылган, юкны бар итә белгән, кешеләр белән дус һәм күңелле яшәгән, бар нәрсә җиңел бирелгән яшь гаилә бик бәхетле һәм рәхәт гомер итә. Кыскасы, әтәчләре дә йомырка сала.Тик күңелнең бер почмагын Аллаһының бала бирмәве бераз китә. Врачлар икесенең дә сау-сәламәт булуын, борчылырга урын юклыгын искәртеп, киләчәктә һичшиксез аларның туачагын әйтеп, ышандырып торалар. 1993нче елны Сәлимә белән Вазыйх университетта эшләүчеләрнең балаларын Кырымга алып баралар. Экскурсияләр, турпоходлар, турслетлар, кайда гына барып, ни кыйратсалар да дәртле йөрәкле Хәҗиевләр гел бергә: җитәкләшүне генә көтеп торган куллар кулда, очкын чәчеп торган күзләр күздә. Әз генә аулак вакыт килеп чыкса ‒ иреннәр иреннәрдә, Сәлимәне ире алдыннан да төшерми, шулай утырган килеш,туңдырманы да бүлеп ашыйлар. Алар Кырым бәбәй бүләк итәчәгенә, тиздән әти-әни булачакларына ихлас ышаналар һәм өметләнеп көтәләр. Ял итүчеләр өчен иң мөһиме – диңгез һавасы белән тәнгә-җанга сихәт өстәү. Буш вакыт табу белән, диңгез яр буена төшәләр. Диңгез якын гына, нибары ун минутлык ара. Поселокта гади авыл йортлары да, күп катлы йортлар да бар. Урамнар чиста, бөтен җирдә диярлек чәчәкләр үсеп утыра. Куаклар матур итеп киселгән. Төрле-төрле чәчәкләр хуш ис бөркеп, тирә-якка ямь өсти. Диңгезнең төпсез күзләре белән очрашкан мизгелләр күңелләренә уела, хыялларга канат куя. Кара диңгез дип аталса да, су кояшта төрле төсләргә кереп ялтырый. Дулкыннар шавы, кабатланмас музыка булып, күңел кылларына килеп кагыла. Яр буенда дулкыннар ярга кагып чыгарган кабырчыклар, төрле төстәге, төрле формадагы шома ташлар, суүсемнәр күренә. Биредә табигать бөтенләй башка төрле. Кояш үзенең җылы нурларын кызганмый. Әйтерсең лә, җәй ял итәргә туктаган да хозурланып диңгез ярында комлыкта кызына. Су өстендә аккошлар йөзеп йөри. Акчарлаклар, яр буендагыларны сәламләп аваз сала-сала, балык тота. Балалар йоклагач, Хәҗиевләр диңгез җырын тыңлап яр буенда йөри. Диңгез дулкыннары йөгереп килә дә, яр буендагы комны ялап, кабат чигенә. Бертуктамый яңгыраган көйне тыңлап туеп булмый. Күңелдәге хисләр белән аваздаш моң йөрәк түреннән урын ала. Һичшиксез аларның теләге тормышка ашарга тиеш. Балалар булган җирдә, нинди заман булуга карамастан, алар нинди дә булса мөгез китереп чыгара. Сәлимә тормышында язмыш коточкыч, кешегә белдермәстәй вакыйга әзерләп куя. Бер көнне кичке дискотека вакытында, күз яздырмый карап торсалар да, кинәт аларның группасындагы кыз каядыр юкка чыга. Җитәкчеләре баланы башта ял итү базасы теритотриясендә, аннан читкә чыгып эзлиләр. Кызны берҗирдән таба алмыйлар. Кояшта кызыну киеме кигән Сәлимә якынга урнашкан поселокка йөгерә, аннан кайтканда, төнлә ярым шәрә күренгән, ялгыз йөргән, чәчләре акка мандырылган гүзәл хатынны өч бәндә бер-бер артлы мәсхәрәлиләр. Бу хакта ул кешегә әйтергә курка, чөнки законга салсалар, биредәге халыкның үзенең язылмаган законы. Мәңге онына чыгам димә.Югалып калган Сәлимә теләмәсә дә телен тешләргә туры килә. Башкалар, бигрәк тә балалар белсә ‒ кеше күзенә ничек күренмәк кирәк. Бәхеткә каршы, югалган кыз белән берни булмаган. Аның эче авырткан да, күрше отрядтагы дус кызы белән корпуска китеп, аның бүлмәсендә йоклаган. Ул заманда кәрәзле телефоннар юк, шуңа таң атканчы, кыз уянып чыкканчы, эзләгәннәр дә эзләгәннәр. Кырымның һавасы килештеме, бар мәшәкатьләрне бер читкә куеп, бер-берсенә тартылулары ярдәм иттеме, белмәссең, кайтып тугыз ай узуга, тату гаиләне яңа туган нәни кыз тагы да бизәп җибәрә. Кыскасы, сәяхәткә барып климат үзгәртүнең нәтиҗсе күз алдында. Өч елдан соң Сәлимә тагы бала таба, монысы да кыз. Тик монысы да иренеке түгел. Ул, бу адымны белә торып эшли. Зур кызын ялгыз калдырасы килми, бала табар яше узып бара. Җәйнең ымсындыргыч ямьле мәлендә мәктәпне тәмамлауны сылтау итеп, классташлар очрашып күрешәләр. Сәлимәнең урыны, укыган чорда үзен ошатып йөргән Фәрит белән очраклы гына бергә туры килә. Ул чакта, фәрештәгә тиңләп, Вазыйхына гашыйк , күзенә аңардан башка берәү дә күренмәгәндә, артыннан яратып йөрүче Фәритне кешегә санап торырга, аның башына тай типмәгән. Вазыйх кебекләр бар чагында, Фәрит ишеләр ‒ борын асты кипмәгән бала-чага. Бу юлы ялындырып тормады. Фәрит яхшы кеше, чибәр, сау-сәламәт. Уйлап торасы юк, башкача мондый мәмкинлек кабатланмаячак. Бер тапкыр очраштылар. Мизгел берәгәйле үтте. Шул көнне үк юллар аерылды, башкача күрешмәделәр. Вазыйх кызларын бик яратты: кулыннан төшермәде, балалары мәктәпкә укырга кергәнче, ул аларны җилкәсенә атландырып иркәләп, җил-яңгыр тидерми үстерде. Могаен кызларның әтисе чит кешедер дигән уйны ялгыш кына дабашына кертеп чыгармагандыр. Кызлары әтиләрен бик якын күреп, яхшы укулары, башкарган эшләре белән сөендереп тордылар; серләрен бүлештеләр; икесе берүк елны кияүгә чыктылар. Күңеле сизенгәндәй, вафатына санаулы минутлар калгач, хатынына матур сүзләр әйтеп калыйм дигәндәй , Вазыйх Сәлимәсенә чиксез бәхет, уңган кызлар бүләк иткәне өчен, чәчләреннән сыйпап, кат-кат рәхмәтләр укыды. Үсмер чагында бик авыр итеп, свинка авыру кичергәнлектән, врачлар аның әнисен чынлыкта Вазыйхның баласы бөтенләй булмау куркынычы зурлыгын әйтеп кисәткәннәрен ул белә иде. Сәлимәсе чәчен сыйпаган куллардан, үзен кочаклатып, иренең нуры сүнеп барган соргылт күзләренә туры карап: ‒ Нәрсә уйласаң да уйла, медицина еш ялгыша, ул заманда бик көчле дә булмагандыр. Кызлар синеке, ‒ дип өздереп әйтте. Вазыйх рәхәтләнеп башын артка ташлап тыйнак кына көлеп, берни дә уйларга җыенмавын әйтеп бетерүгә, гырлый башлады. Үлемне күз белән каш арасында диләр. Тромбасы шартлады. Ул күз ачып йомганчы, бу дөньядан китеп тә барды. Беркадәр вакыттан соң, Сәлимәгә квартираны үз исеменә күчерегә кирәккәнлектән, Вазыйхының документларында казынып утырганда, утыз ел буе ачып каралмаган никахлашу танытмасыннан пар аккошлар, йөрәк төшкән открытка килеп чыкты. Аның артына калын кызыл маркер белән хәрефләрне бизәп, “ Бергенәм минем, кадерлем, кызлар өчен, мәхәббәтең өчен, бәхетем өчен мең-мең рәхмәт! Мин сезне яратам” дип язылган иде. Сәлимә хыянәте өчен уңайсызлык кичерде. Алар бик бәхетле яшәде. Хәер, хыянәт идеме соң бу. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк май, 2024
    0 комментариев
    0 классов
    Яҡшы күңел, яҡты күңел Нажиәгә Ярты быуат күрештерһә, Быуат йәшәргә була. Шеш. Әҙәм балаһына хастыр Вайымһыҙлыҡ, аҡыл да. Йәш саҡтарҙа алдағыһы Һоҡланғыс тормош ҡына. Бергә уҙған йылдарыбыҙ Хәтер ҡылын тарталар. Урынһыҙҙыр уфтаныуҙар, Яһалған, тип, хаталар. Алдан күҙаллауға килмәй Кешенең ғүмер юлы. Һинең тормош, күгәрсенкәй, Яҡты нурҙарға тулы. Хәтирәләрҙең яҡтыһын Иҫләүе ифрат еңел. Яуһын һиңә рәхмәттәрем, Әй, матур, яҡты күңел! Яҙмыш һынай кешеләрҙе Үҙ ҡул аҫтына ҡуйып. Йыраҡ ара, йылдар аша, Ҡамау сылбыры уйып. ...Беҙ ҡалғанбыҙ йәшлектәге Айырылмаҫ дуҫтар булып!
    0 комментариев
    1 класс
    Без капчыкны тишә икән Хатынының һәм дөньяга яңа гына аваз салган улының хәлен белергә бала табу йортына килгән Тимур бик гаҗәпләнде, кыен хәлдә калды, сүз эндәшми кире борылып, палатадан чыгып китте. Бер елдан соң, теләсә теләмәсә дә, әнисе Нәсимә хакыйкатьне ярып салырга мәҗбүр иде. Улы Тимур белән Гүзәлнең дус булып йөрүләре Нәсимәнең, үзәгенә үтеп, ачуын китерде. Авылдан килгән кызлар бигрәк әрсез хәзер. Ач бет шикелле тәки улына ябышты. Теге мәмәй авызы да, әйтерсең беренчегә хан кызы күргән, Гүзәл дип үлеп тора. Аның өчен үстердемени ул ялгыз килеш бердән бер баласын. Үгетләп тә, тиргәп тә карады, тик улын игә китерә алмады. ‒ Тимур, улым, нигә кирәк сиңа авыл кызы?Яратмый ул сине, аңа безнең квартирабыз, акчабыз кирәк. Нишләп син шуны аңламыйсың? Акыл утыртмаган бәләкәй малай түгелсең ич. Аңла: аның ише үткән-сүткәннең исәбе юк, ‒ кебек сүзләр көн саен колакка тукылды. Тимур баштагы мәлләрне сөйгәнен яклап маташкан иде дә файдасы юклыгын, әнисенең үз туксаны туксан икәнен аңлагач, ишетмәмешкә салышты. Тик сипсен стенага борчакны. Алар Гүзәл беренче курска килгәч таныштылар. Аңарда бернинди ясалмалык та юк. Кыйланмышы, нәфис чәчәктән бөркелгәндәй ихлас сафлыгы әсир итте. Бу чорда егет мединститутның дүртенче курсында укый иде. Аны кызның авылча беркатлы эчкерсез гадилеге, бөтенләй башкалар кебек җилбизәк булмыйча, әллә кайдан ук, аерылып торуы ошады, биюче кызларныкыдай биленә төшеп торган кап-кара ике толымы, шомырттай күзләре өстендәге карлыгач канатыдай кыйгач нәзек кашлары, һич елмаю китә белмәгән иреннәре кырындагы чокырлар, ягымлы эчкерсез карашы һәм тагы кайсыдыр төше гашыйк итте дә куйды. Читтән караганда алар бер-берсенә охшашып та торалар. Әйтерсең абый белән сеңле. Яшьләр,бер-берсен ошатып, тиз дуслашып киттеләр. Үз-үзен яратучы текә Нәсимә ханым мондый дуслыкны берничек тә кабул итә алмады. Бу вакыйгага дүрт ел узды. Дуслык мәхәббәткә әверелде. Яшьләр, Гүзәл балалар табибы дипломы алуга, гаилә корырга теләделәр. Әмма арага егетнең әнисенең фатиха бирмәве өстенә бөтенләй каршы булуы килеп кысылды. Нәсимә ханым да, аның мәрхүм ире дә шәһәрдә бик абруйлы кешеләр. Тимурның әтисе иң яхшы кардиологларның берсе иде. Әнисе профессиясе буенча акушер-гинеколог, башкала дәваханәсендә эшләп йөри. Шуңа ул килененең үзләредәй билдәле кешеләрнең кызлары булуын теләде. ‒ Улым, акылыңа кил. Йөрмә шул авыл мокыты белән. ‒ Әнием, сине көяләндерәм инде. Бу мөмкиннәр түгел. Киләсе атнага Гүзәлем дипломын кулына ала. Шул ук көнне ЗАГСка гариза бирәбез. Әти- әниләре мине якын итеп торалар. Әнием, мин аны сине яраткан кебек, нык итеп яратам. Әнием, әйдә башкача бу теманы кузгатмыйк. Яшьләр ЗАГСтан кояштай балкып кайтып керделәр. Тимур сабантуй батырыдай бар көченә сөрәнләп сөенче алды: ‒ Әнием, без кайттык. Авырткан башын сөлгегә ураган, авыл кызыннан ничек тә котылу уе белән янган Нәсимә ханым, ишеккә аркылы басып, ачуына буылып, каршысында торган улына,( аның уенча) теркәлү урыны эзләгән авыл килдешенә еландай ысылдап, теш арасыннан: ‒ Кем ул без? Тимур, бер-беребезне аңлаган идек ич. Син чибәркәй, Гүзәл буласыңмы? ‒ дип, сөзеп карады. ‒ Әнием, җитәр.Тукта. Гүзәл белән без ЗАГСка гариза бирдек. Син теләсәң дә теләмәсәң дә өйләнешәчәкбез. Ананың аяк астындагы идәннәр биешкәндәй тоелды. Ул егылмас өчен ишеккә тотынды, сүзен сүз итәргә тырышып: ‒ Әйттем бит, ул килмешәк барсын да алдан уйлаган дип. Күзеңне ачып кара.Әле язылышмагансыз, ә ул хәйләкәр төлке корсаклы. Әз генә башың эшләсә, әле соң түгел, Алла хакы өчен, тыңла сүземне, куып чыгар. Сизеп торам, корсагында синең балаң түгел. Сиңа камыт кидерергә исәбе. Кидерми генә торсын әле, ‒ дип, тезде дә тезде. Әнисенең авыр холкын яхшы белгән Тимур аның истерикасын күрмәмешкә салышты. Алар, дусларын чакырып, чәйханәдә тыйнак кына туй уйнадылар. Яшьләрне котларга, Гүзәлнең әти-әнисе, дәү әнисе дә килгән иде. Нәсимә ханым гына, туйга барып йөреп, вакланып тормады. Яшь киленгә яңа тормыш ошамаса да, авыл кызы буларак бианасына ярарга тырышты. Ире көне буе эштә, декретка чыккач, Тимуры кайтуга, төрле-төрле тәм-томнар пешерде, өй җыештырды. Ун ай бер түбә астында яшәп, Гүзәл иренең әнисенең чырае ачылганны күрмәде, хәтта балалары белән өстәл артында ашамады, сөйкемсез сөяк киленен кабул итмәде. Бер заман, һич көтмәгәндә, бианасы белән ике арадагы боз үзеннән үзе эреде. Ул көнне эштән кайткач, Нәсимә ханым, аңа җылы караш ташлап, карап торганнан соң, кырына килеп утырып, кечерәк йомшак кулларын үзенең учына алып: ‒ Гүзәл, гафу ит. Мин синең турыда гел ялгыш уйда булганмын икән. Хәзер елга якын вакыт үткәч, үземнең хатамны таныдым. Син уңган хуҗабикә, минем улымны да үлеп яратасың, миңа да хөрмәт белән карыйсың, әйдә бөтен аламалыкларны һәм начар сүзләрне онытыйк.Озакламый бәби туа, безгә килешеп яшәргә кирәк, ‒ дип, елмая-елмая, берни булмагандай, бөтерелергә тотынды. Гүзәл мондый хәлгә шак катты. Колаклары йомшак сүз ишеткәнгә, ул беркадәр ышанмыйрак торды. ‒ Әни сезгә зур рәхмәт. Олы башыгызны кече итеп, беренче булып, татулашуга адымны сез ясадыгыз, мин бик шатмын. Сезне зурлавымны, Тимурны яратуымны аңладыгыз. Үткән эшкә салават диләр.Нигә үткәннәрне искә төшерергә, без аңлашканга, Тимур да сөенер, ‒ дип Гүзәл чын күңелдән шатланды. Бианасы Гүзәлгә баласын үзе эшләгән клиникада тудырырга тәкъдим итте. Ни дисәң дә, анда ул гел күзәтү астында һәм кайгыртучанлык өстендә булачак. Нәсимә ханым, үзе гинеколог була торып, яраткан килене белән оныгының язмышын теләсә кем кулына тапшырыра алмый икән. Өйдәгеләрнең уртак тел табуларына, Тимур сөенеп туя алмады.Юкса бер түбә астында яшәгән,аңа икесе дә бердәй якын кешеләрнең эт белән песи кебек яшәүләре тәмам җиләтте. Гүзәлен әнисе карагач, кадерлесенә бернинди куркыныч янамаячак. Килененең тулгагы башлангач, улының беренче баласының ничек тууын карап торуына катгый рәвештә каршы төште: ‒ Тимур улыкаем, барып йөрмә, бу ир-ат эше түгел, минем шылтыратканны көтеп, өйдә генә утыр, ‒ дип нык кына кисәтте. Гүзәл баласын авыр тапты. Ул бөтенләй югалып калды. Әйбәт бианасы , бала тудырганда, кинәт җен алыштыргандай үзгәрде дә куйды. Чит кешегә ачулангандай, кычкырынулары бөтенләй куркуга салды. Тулгагының авыртырулары чыдый алмыйча, вакыт-вакыт аңын югалткалады. Ул, ушына килгәч, башындагы аңы баласын эзләде. ‒ Уяндыңмы, кызым?‒ дип эндәште, йомшак тавышлы өлкәнрәк яшьтәге шәфкать туташы. ‒ Минем бәләкәчем кая? Аңа нәрсә булды? ‒ дип куркып сорады хәлсез яшь әни. Шәфкать туташы башын аска иеп: ‒ Бар да яхшы. Кызым, улыңның хәлләре бик әйбәт, ‒ дип палатадан ашыгып чыгып китте. Ул чыгып, берничә минут үтүгә, атылып Нәсимә ханым килеп керде, Гүзәлне ямьсез куркыныч карашы белән сөзеп: ‒ Нәрсә,сөйрәлчек минем улымны сантыйга санарга теләдеңме? Өметләнмә, килеп чыкмады. Белеп тор, ике аягыңның берсен атлап минем өемә эз басасы булма. Башкача минем улыма да якын килмә, ‒ дип, уң кулының күрсәтү бармагын һавада уңлы-суллы чайкап акырды-акырды да ишекне шапылдатып ябып, күздән югалды. Гүзәлнең яңагы буйлап, эре-эре тамчылар тәгәрәде. Бианасының шулкадәр үртәлүендә нинди гаебе барлыгын аңлый алмады. Кечкенә төргәккә төрелгән улын кырына китереп салдылар. Ул аптырап калды. Ничек болай булырга мөмкин. Сандугач оясына күккүк салып киткән йомыркадан чыкканмыни, бәйләнгән биләүдән урыс баласы төсле сап-сары бала карап ята иде. Каш-керфекләре дә юк, борыны да почык кына, күзләре дә зәңгәр... Шулвакыт палатада Тимур пәйда булды. ‒ Гүзәл, бу дөрес хәбәрме? Яшь әти сөйгәненең нидер әйтүен өметләнеп көтүенә карамастан, анысы, туктый алмый, мышык – мышык мышкылдавын үксүгә алмаштырды. Тумур, якынга ук килеп, төргәккә текәлгәч, бер мәлгә кадаклагандай катып калды. Аннары телгә килеп: ‒ Ничек син моны эшли алдың? Мин сине яратам бит. Нигә син миңа хыянәт иттең? Димәк әниемнең сүзләре хак , ‒ боздай салкын күзләрен төбәп, өстәп куйды. ‒ Башкача сине күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Гүзәл ниндидер аңлашылмаучанлык тууын аңлатырга теләсә дә, ире тыңлап тормады, күргән күзләренә ышанды, борылып, чыгып ук китте. Гүзәл улын, кулына алып, алга табан ничек яшәргә, әнисенә мондый бала тууын ничек аңлатырга, Тимурыннан башка беркем белән булганы юклыкны ничек җиткерергә икәнен уйлады. Бала тудыру йортыннан аларны алырга үзенең әти-әнисе килгәнен күргәч, ул тагы елады. ‒ Кызым, кадерлем, туктат балавыз сыгуыңны. Иң мөһиме үзең дә улың да исән- саусыз, ‒ дип, әтисе кызы белән оныгын берьюлы кочагына сыйдырды. Гүзәлнең тормышында Тимур башкача, күренеп комачаулап йөрмәде. Шулай да аның күңеле сөйгәненең мәхәббәтенә хыянәт итмәгәненә ышана иде. Икенче караганда руска ошаган бала каян , ничек туарга мөмкин. Ул, туктаусыз эчеп, аракы колына әйләнеп китсә дә, Гүзәлсез яши алмаганын аңлады. Сөйгәне аңа сулар һава сымак кирәк иде. Әнисе секунд саен хатынын уеннан чыгарып ыргытырга кирәкне искәртеп торды. Ярты ел вакыт узуга карамастан, Гүзәл улына озак ияләште, кулына алып сөйде, әмма гонахсыз сабыйны яратмады, бернинди хис тә тоймады. Җанын үзе дә белмәгән ниндидер борчылу, бушлык биләде. Исерүдән үләр чиккә җитеп, улы аунаган диван кырына утырып, Нәсимә ханым да никадәр горур, усал булса да, ачы яшьләрен түкте. ‒ Улым, берүк аңыңа гына килә күр, исән генә була күр. Синең бу көнгә төшүеңә мин генә гаепле. Хатамны таныйм, дөрес эшләмәдем, терелә генә күр, барсы да элекечә булуын телим, ‒ дип үзаллы сөйләнеп утырды. ‒ Әнием, ни булды?‒ дип, телен көчкә әйләндереп сорады Тимур. ‒ Ушыңа килдең улыкаем. ‒ Нишләргә белмәгән хатын улын туктаусыз үбәргә кереште. ‒ Син яшәргә тиеш. Әгәр мин ун минутка соңга калып кайткан булсам, ярдәм итә алмый идем. Якты дөнья белән хушлаша идең, балам бәгърем. Эшсез калып, ярты ел буе берни ашамый өзлексез эчкән Тимурны шифаханәдә, өч көн дигәндә,көч хәл белән рәткә керттеләр. Ул әкренләп үз шәенә килде, аннан ике ай реабилитациядә уздырды. Нәсимә ханым улының Гүзәлне нык яратуын, аңардан башка яшәвенең мәгънәсе юклыгын төшенсә дә киленен кайтарасы килмәде. Бер көнне эшендә авыр операциядән соң,арып, башын өстәлгә салгач, берничә минут черем иткәнен сизми дә калган. Шул вакыт эчендә саташу катыш төш күреп тә өлгерде. Нәни генә сөйкемле малай йөгереп килеп кулбашыннан сыйпап: әбием, мин сине нык яратам, син мине нишләттең?‒ диюгә, салкын тиргә батып куркып уянды. Безне капчыкка яшереп булмый икән. Халаты кесәсеннән телефонын алып, улының номерын җыйды, бәлки гафу итәр дип, дөресен сөйләп бирде. Килененнән котылу планын алдан ук уйлап куйган икән. Ул эшләгән бала табу йортында Гүзәл белән бер чорда авырга калган студенка кызыкай Нәсимә ханыма аборт эшләтергә килгән булган. Врач, акча тәкъдим итеп, баланы табарга һәм клиникада калдырып чыгарга боера. Соңнан балаларны алмаштыра. ДНК экспертизасы эшләтеп, Гүзәлнең әдәпсез икәнен исбатларга чамалый. ‒ Менә шундый адымга бардым мин улым. Тимур гафу ит, сине чак югалтмадым. Синең бәхетле булуыңны теләгән идем, ә ничек килеп чыкты. Сине яратканга, шулай эшләдем. Тимур ишеткәненә ышанмый торганнан соң: ‒ Бәхетле? Бәхет?Син ярата беләсеңмени? Үзеңне генә уйлыйсың, үзеңне генә яратасың, ‒ дигәч, ‒ ә минем улым кайда? ‒ дип сорады. ‒ Балалар йортында, ‒ дип ишетелер-ишетелмәс кенә җаваплады әнисе. Гүзәл ихатада улын тәпи китәргә өйрәтү белән мәшгуль. Малай, алпан-тилпән килеп, берничә адым атлый да каршысында чүгәләп торган әнисенә килеп җиткәч, әнисе баланы кысып кочаклап үбеп ала. Шулай үзен яраттырырга өйрәнеп бетте сабый. Гүзәлнең колагына машина тавышы ишетелде: ‒ Акылым, дәү әти белән дәү әниең кайтты. Әйдә, урамга чыгып каршылыйбыз, ‒ дип, улын күтәреп, капканы ачтылар. Каршыларында үзенә шул кадәр нык охшаган бер яшьлек малай күтәргән Тимур басып тора иде. Бөтенләй көтмәгәндә, үзен күргәч, каушаудан аяклары камырга әйләнеп, гәүдәсен тота алмаган сөйгәнен кочагына кысты. Гүзәл, кереп бетеп, аның куенына сыенды.Икесе дә күзләреннән менә-менә чыгам дигән яшьләрен иреккә җибәрде. Бу минутларда алардан бәхетле пар юк иде. Сания Шарипова, Башкортостан, Бүздәк июнь 2021
    0 комментариев
    5 классов
    Мөртәт Тәбиғәт тә, Ер-әсә лә Алдаша белмәй һис тә. Шуғалыр, әҙәм уларға Ышана, өмөт итә. Ерҙәге бар тереклектең Белмәйбеҙ алдағанын. Хәйлә ҡора, күрһә-нитһә Ҡурҡыныс янағанын. Кисен әҙәм доға ҡыла, Рәхмәт уҡый Аллаға. Мөртәт шул саҡ баш ҡатыра: “Иртән кемде алдарға?”
    0 комментариев
    0 классов
    Мөртәт Тәбиғәт тә, Ер-әсә лә Алдаша белмәй һис тә. Шуғалыр, әҙәм уларға Ышана, өмөт итә. Ерҙәге бар тереклектең Белмәйбеҙ алдағанын. Хәйлә ҡора, күрһә-нитһә Ҡурҡыныс янағанын. Кисен әҙәм доға ҡыла, Рәхмәт уҡый Аллаға. Мөртәт шул саҡ баш ҡатыра: “Иртән кемде алдарға?”
    0 комментариев
    0 классов
Яҡшы күңел, яҡты күңел
Нажиәгә
Ярты быуат күрештерһә,
Быуат йәшәргә була. Шеш.
Әҙәм балаһына хастыр
Вайымһыҙлыҡ, аҡыл да.
Йәш саҡтарҙа алдағыһы
Һоҡланғыс тормош ҡына.
Бергә уҙған йылдарыбыҙ
Хәтер ҡылын тарталар.
Урынһыҙҙыр уфтаныуҙар,
Яһалған, тип, хаталар.
Алдан күҙаллауға килмәй
Кешенең ғүмер юлы.
Һинең тормош, күгәрсенкәй,
Яҡты нурҙарға тулы.
Хәтирәләрҙең яҡтыһын
Иҫләүе ифрат еңел.
Яуһын һиңә рәхмәттәрем,
Әй, матур, яҡты күңел!
Яҙмыш һынай кешеләрҙе
Үҙ ҡул аҫтына ҡуйып.
Йыраҡ ара, йылдар аша,
Ҡамау сылбыры уйып.
...Беҙ ҡалғанбыҙ йәшлектәге
Айыр
Мөртәт
Тәбиғәт тә, Ер-әсә лә
Алдаша белмәй һис тә.
Шуғалыр, әҙәм уларға
Ышана, өмөт итә.
Ерҙәге бар тереклектең
Белмәйбеҙ алдағанын.
Хәйлә ҡора, күрһә-нитһә
Ҡурҡыныс янағанын.
Кисен әҙәм доға ҡыла,
Рәхмәт уҡый Аллаға.
Мөртәт шул саҡ баш ҡатыра:
“Иртән кемде алдарға?”
Мөртәт
Тәбиғәт тә, Ер-әсә лә
Алдаша белмәй һис тә.
Шуғалыр, әҙәм уларға
Ышана, өмөт итә.
Ерҙәге бар тереклектең
Белмәйбеҙ алдағанын.
Хәйлә ҡора, күрһә-нитһә
Ҡурҡыныс янағанын.
Кисен әҙәм доға ҡыла,
Рәхмәт уҡый Аллаға.
Мөртәт шул саҡ баш ҡатыра:
“Иртән кемде алдарға?”
Показать ещё