- күпләрне борчый торган сорау.
Намазга 10 адым:
1. Курыкмагыз!
2. "Вакытым юк" дип акланмагыз.
3. "Мин әле яшь/инде карт" дип алданмагыз.
4. Бүген үк "Фатиха", "Ихлас" сүрәләрен өйрәнә башлагыз (кат-кат укыгыз).
5. Намаз китабын карап чыгыгыз - сез берни аңламаячаксыз, борчылмагыз!
6. Интернетта видеолар карагыз - истә бары калмаячак, борчылмагыз!
7. Мәчеткә барыгыз, берәр кешегә теләгегезне белдерегез (ир-атлар - ирләргә, хатын-кызлар - мөслимәләргә мөрәҗәгать итә). Уңайсызланмагыз!
8. Намазга өйрәтердәй кешене тапкач, аның белән бар дога-сүрәләрне әйтеп, хәрәкәтләрне кабат-кабат башкарып карагыз.
9. Кирәкле дога-сүрәләрне ешрак укыгыз, аудиоязмаларын тыңлагыз.
10. Бер генә булса да фарыз намазны даими рәвештә укый башлагыз һәм ташламагыз, биш вакыт фарыз намазны укырга тырышыгыз.
Бар кеше дә курка, борчыла, бутала, ялгыша иде. Бераздан сез намазның бөтен тәртибен өйрәнеп, бер дә ялгышмый башларсыз!
Исегездән чыгармагыз: намаз - иң зур гыйбадәт, Кыямәттә иң беренче соралачак әйбер. Намаз - сезнең тәүлегегезнең 30 минуты. Сезнең вакытыгыз бар!
(Чирмешән мәчете)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев