БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-
Рахииим.
🕌Әльхәмдулилләhи Раббиль Гәләмиин!
🕌🌹Аллааһүммә салли гәләә сәййидиинә Мүхәммәдиү үә гәләә әли Мүхәммәдиү үәсәллим🕌🌹
🕌🕋 Зүлхиҗҗә аеның беренче ун көне иң фазыйләтле көннәр, иң хәерле көннәр.
Аллаһы Тәгалә "Фәҗер" сүрәсендә әйтә:" Таң белән, ун көн белән ант итәм".
Ибн Кәсир үзенең тәфсирендә :" Бу аятьтә сүз Зүлхиҗҗәнең ун көне турында бара , "- дип әйтә.
Ибн Габбастан килә: "Аллаһның илчесе әйтте- ди:" Шушы ун көндә кылынган эштән дә өстен, фазыйләтлерәк эш юк"- диде.( Бухари риваяте)
Ибн Гомәрдән килә : "Аллаһның илчесе әйтте -ди: "Аллаһ каршында шушы ун көннән дә хөрмәтле һәм ул көннәрдә кылынган гамәлдән дә сөекле гамәл юк, ул көннәрдә күбрәк тәһлил (лә иләәһә илләллаһ), тәкъбир (Аллаһу әкбәр), тәхмид ( Әлхәмдүлилләһ) әйтегез."- диде.( Табарани риваяте)
Пәйгамбәребезнең сәхабәләре , тәбигыйннәр бу ун көннең Аллаһтан булган олугъ нигъмәт һәм зур форсат икәнен аңладылар.
Пәйгамбәребезнең шушы ун көн хакында әйткән сүзләрен тапшыручы Сәгид ибн Җүбәйр бу көннәрдә, көченнән килгәнчә, хәттә хәлсезләнгәнче гыйбәдәт кылган.
Гомәр ибн Хаттаб белән Абу Хурайра бу ун көндә кешеләр арасына чыгып Аллаһка тәкъбир әйтеп йөргәннәр. Башка мөселманнар да аларга кушылып тәкъбир әйткәннәр.
Ибн Хаҗәр бу көннәрнең өстенлегенең сәбәбен аңлатып әйтә :"Зүлхиҗҗәнең ун көне гыйбәдәтләрнең иң олугълары җыелган вакыт. Бу - намаз, ураза һәм хаҗ.".
Башка гыйлем ияләре:" Зүлхиҗҗәнең ун көне иң хәерле көннәр, Рамазанның ахыргы ун көне -иң хәерле төннәр"- диделәр.
"Пәйгамбәребез зүлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнендә , Гашура көнендә ( мөхәррәм аеның унынчы көнендә), һәр айның өч көнендә (һиҗри буенча 13, 14, 15 нче көннәре) рузалы булды. ( Әхмәд, Әбү Дауд , Хәсән риваятьләре)
Шушы көннәрдә хаҗ көннәре . Хаҗ гамәлләре 8 нче зүлхиҗҗә көнендә башлана.
Зүлхиҗҗә ае, тугызынчы көн, ГАРӘФӘ көне белән дә өстен.
9 Зүлхиҗҗә көне - ГАРӘФӘ көне.
Пәйгамбәребез бу көнне, ягъни гарәфә көнендә руза тотучының:"Аллаһ үткән һәм киләсе елның хаталарын гафу итәр дип өметләнәм- диде. Әгәр ул кеше зур гөнаһлардан сакланган булса.
Зүлхиҗҗәнең унынчы көне - КОРБАН Гаете көне.
Зүлхиҗҗәнең ун көненең әҗерләрен, ГАРӘФӘ рузасының әҗерен кулларыбыздан ычкындырмасак иде, Аллаһ ярдәмен биреп кабуллар әйләсә иде .
Әмиин йәә Раббиль Гәләмиин! 🤲🏻🕌🕋🌙
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 37