Эшкэ бик унган булсам да,
Ирем мине ташлады.
Безнесмен бай хатын белэн,
Бергэ тора башлады.
Тос-башка да матур иде,
Чибэр иде чукынган.
Шунадыр да ул бай хатын,
Минем иргэ кызыккан.
Иномаркаларда гына,
Хэзер инде йорилэр.
Борыннарын оскэ чоеп,
Кеше фэлэн курмилэр.
Ослэрендэ затлы кием,
Аш булмэсе-ресторан.
Артык байлык куа-куа,
Кузлэре томаланган.
Салмак кына уз жаена,
Гомерлэр ага торды.
Балалар да усеп житеп,
Уз ояларын корды.
Бер кон урамда йоргэндэ,
Кибетнен былдырында,
Бокшэеп беткэн бер бабай,
Хэер сорашып утыра.
Иске ертык куртка кигэн,
Сакал-мыегы житкэн.
Иелеп хэер алалмый,
Куллары ошеп беткэн.
Бер мен салып киткэн идем,
Бабай башын кутэрде.
Мескенемнен кузлэреннэн,
Тэгэрэп тоште яшьлэре.
Ул хэер сорашкан кеше,
Безнесмен сояркэсе.
Ялгызым карап устергэн,
Балаларнын этэсе.
Бала яшьлэре тоткандыр,
Банкротка элэккэн.
Котылырга телэгэндер,
Тизерэк минем имгэктэн.
Эпилогын котэсездер,
Хатын-кыз шундый инде,
Урамда ташлап булмый бит,
Алып кайттым иремне.
12.02.2021.
Мэдинэ Исхакова-Ихсанова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев