ҖИР БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
Җир шарын учыма алам да
Тибрәтәм: тынычлан, тынычлан!..
Кешелек авыру. Күрәсең,
Ул хәтәр зәхмәткә юлыккан.
Тетрәнеп ала Җир... Ут яна...
Туфандай коела кан яше...
Җир булып Җир түзми! Ә без соң?. .
Нишләде кешелек, нишләде!?
Җир йөзен кабилләр яулаган.
(Һабилнең нәселе калмаган.)
Әллә соң шуңамы җаннарны
Үч, нәфрәт ялкыны ялмаган?
Вәхшилек чорымы яңара?
Таш дәвер туйлыймы дөньяны?
Кешелек кай якка юл сала?
Буталды дөресе, ялганы...
Туктаусыз ком юам, ком юам:
Табылыр хакыйкать алтыны!
Ком тавы - Гималай... Ә учта
Бер мыскал чын табыш ялтырый...
Каһәрле заманда яшибез -
Кемнәрнең кемнәргә каргышы?
Рәхимсез кешелек Җиргә дә,
Күккә дә кирәкми ахрысы...
Бирешмә, бергенәм, бирешмә!
Кылычлар кайтыр ул кынына...
... Кешелек сынауны үтәрме?
Без - сират күпере кылында.
7-24.10.2023
#лилиясәгыйдуллина#яңашигырьләр
#лилиясагидуллина#новыестихи
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев