С каждым днём становлюсь всё счастливей...
В листопадах брожу...
И танцую в объятьях дождя...
Серебро в волосах меня делает только красивей...
Дарят мудрость свою и уносятся в вечность года...
А я просто живу...
Каждый день принимая, как праздник...
Как подарок Судьбы...
Драгоценный и хрупкий такой...
Я на этой земле, просто гость, заблудившийся странник...
Но мне здесь хорошо, я нашла здесь приют и покой...
А я просто живу...
Повторяясь во всём в своих детях...
Обнимая друзей...отдаю им частичку Души...
А я просто люблю...
Нет прекраснее чувства на свете...
И Судьбу я прошу...
Не спеши...торопить...мои дни...
Гомер уза агым сулар кебек,
Ярты гасыр үткән ни ара?
Ак һәм кара полосалар буйлап,
Туктамый ул тормыш, гел бара.
Бик бәхетле вакытлары булган,
Баш әйләнгән чаклар уңыштан.
Үзгәртергә, ләкин, тырышсаң да,
Качып булмый,- диләр,- язмыштан.
Бер үзеңнән генә тормый икән
Тормышыңның буяу төсләре.
Җил һәм болыт бердәм булса гына,
Тыныч була диңгез өсләре.
Дөрес аңлаучылар әз булгандыр,
Бик-бик авыр булган көннәрдә.
Ялгыз түшәк кочып елаганда,
Озын була икән төннәр дә.
Алмашынмас кебек тоелса да,
Чиратлашкан кара полоса.
Туганнарың янда булган чакта,
Бер агара икән, ләбаса.
Шундый хәлдә йөзен чөермәгән
Дусларым бар, әле дә янәшә.
Эшле итеп, мине саклап калган
Начальнигым минем мең яшә.
Мин елакны юатырдай сүзләр
Таба алган,туганнарым.
Сезнең белән бергә булган чакта,
Гөрләп бара хәзер эшләрем.
Интернетта тапкан дус-ишләрем,
Уртак язмыш белән берләштек.
Пар канатлар аңлый алмаганны
Сезнең белән кайчак серләштек.
Сабырларны сыный,- диләр,- язмыш,
Түземнәргә бирә сынаулар.
Аллага мең шөкер, миндә хәзер
Ачыгырак төсле буяулар.
Ике күземә ике кызым минем, Аларга кушылган ике улым,
Мин тормышны авыр чакларда да,
Алар өчен,- диеп яраттым.
Гомер уза агым сулар кебек,
Ярты гасыр үткән ни ара?
Теләсәм дә, теләмәсәм дә
Хәтирәләр бүген яңара.
Бик зур рәхмәт сезгә, барсы өчен,
Мине кеше итеп күргәннәргә,
Кайберәүләр йөз чөергән чакта,
Янәшәмдә калып йөргәнгә!
Минем өчен кылган изгелекләр
Үзегезгә кайтсын әйләнеп.
Тормышыбыз һаман сезнең белән
Бергә-бергә барсын бәйләнеп!
Миңа язган юлны мин узасы,
Үкенмичә аны үтәмен.
Барыгызга бик зур рәхмәт әйтеп,
Бу шигырьне бүләк итәмен!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14