Предыдущая публикация
Бүген, диләр, Нардуган.
Караңгы томанны ерып,
Бүген яктылык туган!
Көннән-көн үсәр ул хәзер,
Озын булыр яктылык!
Эх, җаннар да үссә иде
Яктылыкка тартылып!
Гаделлекнең, изгелекнең
Үссен иде канаты!
Яшәсен иде кешелек
Бу дөньяны яратып!
Күркәм, изге гамәлләргә
Ачылсын иде йөрәк!
Төш син җиргә, иман нуры!
Син безгә бик-бик кирәк!
Флёра Шарипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4
Мондый сонауларны нигэ жибэрэ икэн ул бер гаепсез жаннарга!? Иман нуры инсен иде ботен доньяга, аминь!