Предыдущая публикация
Җырларга кергән Донбасста
Бүген сугыш, канкоеш
Гомеркәйләре өзелгән
Егетләр бик кызганыч!
Ике араны болгата
Өченче бик көчле ил.
Ул тыкшынган һэрбер җирдә
Коела кан , оча көл!
...Ватан сугышында әткәй
Азат иткән бу җирне,
Шул сугышта яраланып,
Сукыр калган бер күзе.
ДнепроГЭСны торгызган ул
Эшләп авыр шартларда
"Знак Почета" орденына
Лаеклы булган шунда!
...Сугыш булгач, уйлыйсы юк
Кем гаепле, кем хаклы-
Һәр кеше булырга тиеш
Тик үз Ватаны яклы!
Тик тизерәк бетсен иде
Бу үзара канкоеш.
Солдатлар исән кайтсалар,
Аналар булыр тыныч!
Хафиз Галиев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев