Предыдущая публикация
Оныкларны бигрәк сагындым.
Токмач кисеп куйдым, бәлеш салам,
Хәл алырсыз мунча чабынып.
- Беләсең бит, әнкәй, эшләр тыгыз,
Өч катлы йорт яңа төзедек.
Шимбә көнне җиһаз китерәләр,
Мәшәкатьләр тора тезелеп.
- Бу бәйрәмдә дүрт көн ял була ди,
Кайтасыздыр инде иркенләп?
- Вакыт тимәс, дача бакчасында
Үтәр инде аның дүрте дә.
- Отпускыңда көтәм, балакаем,
Оныкларны килә кочасым.
- Көтмә, әнкәй, билет алдык күптән,
Таиландка бүген очасы.
- Нихәл, әни! Кайтырга чыгабыз,
Бүләкләрне сиңа төядек...
- Әниегез кинәт үлеп китте
Урам капкасына сөялеп...
Илдар Хафизов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев