Предыдущая публикация
"Тормышымда булган хаталарны
Иртәгә мин берүк төзәтәм".
Шундый сүзләр әйткән кешеләрне
Бу дәвердә бик еш күзәтәм.
"Буген түгел, иртәгәне көтәм".
Шулай үтә еллар һәм айлар,
"Иртәгә", дип әйткән кешеләр дә
Үз-үзләрен хаттә алдыйлар.
Барыбыз да бүген яшибез бит,
Иртәгәсе булыр иртәгә.
Аңлагызчы шушы хакыйкатьне,
Абынмагыз кәкре киртәгә!
Тормышыңда булган хаталарны
Төзәтергә ашык син бүген.
Ни булыр соң, кинәт, сорамыйча
Ишек какса иң соңгы көнең?
Берәр кемгә авыр сүзләр әйтсәң,
Авыр сүзгә рәнҗи бит күңел,
Иртәгәне көтмә, гафу сора,
Беребез дә мәңгелек түгел.
Һәр минутның кадерләрен белеп
Ирешергә тырыш бәхеткә,
"Иртәгә" дип әйтмә, бик соң булыр
Төшерсәләр салкын ләхеткә.
Артур Габдуллин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1