Минем кадерлеләрем.
…1961 елда әнине, әтиебез бәхетенәдер инде, юллама белән, Чирмешән районы,Түбән Кәминкә авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Әни бик тә чибәр, зәңгәр күзле,сылу кыз була. Әтиебез – куе бөдрә чәчле, төз буйлы егет асылы, клуб мөдире. Бергә спектакльләр, концертлар оештыралар. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, өйләнешергә булалар.
Әти белән әни 1962 елда гаилә корып, бергә 47 ел гомер кичерделәр. Әни
мәктәптә 30 ел укытучы булып эшләде. Сабыр, акыллы булды. Әтине бик хөрмәт итеп, олылап яшәде. Әниебез – бөтен гамәле, холкы-фигыле белән аристократларча зыялы, тәрбияле, ипле кеше. Без беркайчан да аның кеше турында начар сөйләгәнен, кем беләндер ачуланышканын ишетмәдек. Яратып кабатлый торган сүзләре «таш белән атканга – аш белән атыгыз» булды. Хәзер дә шулай. Үзе дә шул принципка тугры калды.
Әтиебез Әсгать Җамалетдинов, чын мәгънәсендә, хөрмәткә лаек зат иде.Беркайчан да сүз йөртмәде, кеше өлешенә керүдән, хәрәм малдан уттан курыккандай курыкты, кешегә ярдәмчел булуны үзенең изге бурычы итеп санады...
Тулаем укый аласыз: “Безнең гәҗит” http://beznen.ru/basma/2011-18/minem-kaderlelerem/
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев