Уяндым да... Сәгатемә карап, Соңга калмыйм, диеп уйладым. Күлмәгемнең иң матурын киеп, Чәчәк кибетенә юл алдым. Исәнмесез! Бирегезче миңа, Иң-иң матур чәчәк бәйләмен. Бүген минем иң кадерле кешем, Әтиемнең гомер бәйрәме. Яшәү көче миңа биргән өчен, Бурычлы мин аның алдында. "Туган көнең белән кадерлем",-дип, Башым ияр идем каршында. Авыл башы...Зур хыяллар белән, Ашыгам мин туган йортыма. Айнып китеп шулчак, адымымны, Юнәлттем мин зират йортына. Коймасына барып сөялдем дә, Күземдәге яшьне тыялмыйм. ӘТИ җаным,нигә соң мин бүген, Җылы кочагыңны тоялмыйм? Салкын кабер ташың сыйпаганда, Яңардылар барлык уйларым. Яшь аралаш искә алдым әти, Синең белән узган елларым. Кабул итче бүген гөлләремне, Туган көнең белән, кадерлем! Көндә иртән догаларым белән, Җылытырмын салкын каберең. Агачларның кинәт бу шаулавы, Рәхмәтең күк әти тоела. Күземдәге яшем тыелалмый. Тамчы-тамчы җиргә коела. Иртә киттең әти, мәңгелеккә, Күңелләрдә бик зур яралар, Курәлмәдең , инде оныкларың, Буйга җитеп, үсеп баралар. Бер генә көн кайтып яннарыма, Киңәшләрең миңа бирсәңче. Балачактагыдай чәчем сыйпап, "Хәлең ничек балам?"-дисәңче. Көзләр килер җиргә кабат-кабат, Тик син генә әти кайтмассың. "Кызым минем,балакаем"-диеп, Кочагыңа инде алмассың. Кайталмавың өзә үзәгемне, Йөрәгемнең, әрнеп сызлавы . Эх, әтием, нигә бу кадәрле, Ачы икән язмыш сынавы? Хәтирәләр, уйланулар белән, Сизелмәде вакыт агышы. Синең яннан, фатыйхаңны алып, Инде кабат китеп барышым. ...Зират капкасыннан чыккан чакта, Ай өзелде, минем үзәгем. Кабер өсләрендә зәңгәр чәчәк, Ә ЧӘЧӘКТӘ - минем ЙӨРӘГЕМ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13