Пычрак киемне солдатлар,
Соңгы көчләрен түгеп,
Этәрәләр баткан арбаны,
Чыгарырга тырышып..
Ә арбада, яралы солдатлар,
Кайсы баш, аягы бәйләгән,
Берәү кычкыра- Әнисен дәшә,
Контузия.. аңга килмәгән..
Яннарында яшь медсестра,
Кайсын юатырга белми,
Сораганнарына су эчереп,
Икенченең ярасын бәйли....
..И Ходай!Ярый эле бу кино,
Өндә күрергә язмады,
Карап бетергәнче ул киноны,
Куз яшьтэн арынмады...
..Әтиемне исемә алдым..
16 яшендә сугышка китеп,
Күпме михнәтләр күргән!
Озын сугыш юллары үтеп..
Әнием-10 яшьлек бала,
Көн озын колхозда эшләп
Ә кичләре үткән аның,
Фронтка оекбаш бәйләп....
..Бирмәсен иде безгә Ходаем!
Алар үткән сугышны..
Китермәсен бала-оныкларга,
Бу ямьсез бәлә-хаүфне..
Атыш,шартлау, күз яшьләре,
"Халәк булды" -дигән хатлар..
Нәгаләт сугыш тарихыбызда,
Мэнге истэ калсын.. халэклэр...
..Әби,Бабай,Әти, Әниләргә!
Халәк булган барлык халыкка!
Рәхмәт әйтеп искә алыйк!
Алар яулаган тынычлыкка!!!
Фотода: Сугыш ветераннары, Сөеклелэрем,
Әтием-Исламгалиев Муллахан Нургалиевич
Әнием-Исламгалиева Нурия Муллаяновна
9май 2014 ел Әлфирә
Украина Харьков
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 22
Алар үткән сугышны
Китермәсен бала-оныкларга
Булган бәлә-- хаүфне