Предыдущая публикация
Кешеләрдән кача-поса,
Аулакларда күрешүләр…
Юктан кызык табып,
Эчкерсез көлешүләр…
Җитәкләшеп йөргән тыкрык –
Икебез белгән истәлек.
Ояла-ояла үбешүләр
Синең дә һаман истә бит.
Кыяр- кыймас сөям дию,
Күңелдә тирән хәтирә.
Мәхәббәттән көнләште,
Тын калды әйләнә тирә.
Гомер буе җыйган тәҗрибәң,
Аңа күрсәтер эшең була.
Еллар артында калган
Онытмастай кешең була.
Сереңне ачып сөйләрлек
Сыеныр кешең була.
Яшьлегеңдә торып калган
Сагыныр кешең була.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк районы, Уран авылы
2014апрель
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев