Шомырт чәчкәләре коелалар,
Май кичендә кышкы бурандай.
Ак чәчкәләр оча карлар кебек,
Бар дөньялар кышка чумгандай.
Ак чәчкәләр охшап ак карларга,
Ак кышларга алып кайталар.
Ул кышларым күңел төпкелендә
Яшьлек хисе булып яталар.
Күбәләктәй карлар уйнаганда
Очраштык без кышкы бакчада.
Һаман онытылмый ул мизгелләр,
Араларда еллар ятса да.
Иңнәреңә кунган йолдыз-карга
Кичке утлар төшеп җемелди.
Сөю хисләреннән минем йөрәк
Җылы ташкыннарга күмелде.
Сөю уты безне чорнап алды,
Кышкы салкынны да сизмибез.
Безне урап үтеп китә парлар
Без аларны инде күрмибез.
Мәхәббәткә тулы ак кышларым
Сиздермичә үтеп киттеләр.
Кышлар, кызганмыйча ак төсләрен,
Чәчләремә минем сиптеләр.
Инде хәзер шомырт чәчкәләре
Ак чәчемә минем куналар.
Хәтерләтеп үткән ак кышларны,
Якты хисләр миндә туалар.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев