Предыдущая публикация
ӘНИЕМ.
Шалтыратам- син алмыйсың,
Чакыру арты чакыру коела.
Китсәндә әнием мәңгелеккә
Яшисеңдер кебек тоеыла...
Тәүге тапкыр сары яфрак
Юрган яба көзләр үзеңә.
Мәңгелек йорт гүя читенсенә ,
Өйгә керткән өчен үзенә.
Күзләремә каян килә яшьләр?
Сагынып сине үксеп елауга.
Югалтуга чыдармы соң йөрәк?
Язмыш биргән ачы сынауга.
Мин аңладым әнием елау түгел,
Синең өчен дога кирәген.
Изге догаларда син табарсың,
Фани дөньяларның терәген...
Ә күзләрдән әни Һаман тама
Яңгыр сыман сиңа яшьләрем.
Тын кабергә үтеп керә кебек,
Акрын гына сагыну хисләрем...
06.10.12.Роберт.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2