10 апрель – мөселманнар өчен изге, кадерле көн. Рамазан ае кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләренә һәм бер-береңне ихтирам итәргә чакыра. Без районыбызда hэм ааыл билэмэсендэ да төрле диннәр һәм халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә шундый мөнәсәбәтләрнең кадерен белеп яшәргә булсын иде. Рухи кыйммәтләребез авылларыбыз үсеше өчен нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын. Бүгенге көндә районыбыздагы бар дин әһелләре дә махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтулары өчен дога кыла. Теләкләре чынга ашсын, аяз күк йөзе астында яшәргә булсын, дибез без дә.
Изге бәйрәм барлык мөселманнарга һәм башка диндәге якташларыбызның да тормышларына ямь өстәп, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек, бәхет, тынычлык телим!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев