Ал таңнарны балакаем, БисмиЛЛӘӘҺ белән башла,
Аш белән җавап бирәләр, атылган явыз ташка.
Йокыларга талган чакта, рәхмәт укы АЛЛАҺКА.
Кодрәте киң аның һәр кайда, хәтта бөртек бодайда.
Иртән торгач , урының җый, шайтан аунап ятмасын,
Үзләренә җитмәс аңны сиңа бер кем сатмасын.
Ашагач та кашыяк ю - шайтан ялап ҡуймасын,
Чама белеп сөйлә сүзне - сине кеше тыймасын.
Мыжгак булма, елак булма, йөзең ҡотын җибәрмә,
Үпкәләрне сөйлә, балам, бары искән җилләргә.
Таңнар белән, балакаем,Аллаһтан бәхет сора,
Начар төшләр күрсәң дә гел, яхшыга гына юра.
Рәхмәт укы Аллаһыга, тыныч таңнар атканга,
Күзең ачып, кинәнеп яңа көнгә бакканга.
Дөрес сүзләр сөйлә, балам, ялганны Аллаһ сөйми,
Аллаһ сөймәгән әдәмгә, бел балам, бәхет тими.
Кеше яшен алма, балам, уйлап сөйлә сүзеңне,
Бу дөньяда көчле түгел, җиңә, балам, түземле.
Көенечләр - кайгы түгел, түземлегеңне җуйма,
Җырлап та ал, елап та ал, сагышны эчкә җыйма.
Камыр куйсаң, җырлап куй, җырлы ризыкны тик җый,
Табын әзерләгән мәлдә уйлай күрмә кара уй.
Уйла һәр чак изге уй !
???
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 31