Аллаһы Тәгалә колларының гөнаһыларын гафу итәр өчен төрле айлар, көннәр һәм кичәләр яралткан.
✍️ "Бу вакытларның кадерен белеп, Миннән гафу сорагыз, сораганнарны гафу итәрмен", – дигән.
Бу вакытларда гыйбадәтләрне аеруча тырышып, күбрәк үтәргә, гөнаһлардан араланып, яхшы кеше булырга кушкан.
Рәҗәб, шәгъбән, рамазан Ислам динендә изге айлар итеп кабул ителгән. Бу айларда Пәйгамбәребез(с.г.в.):
👏 "РӘҖӘБ ае – Аллаһының ае,
ШӘГЪБӘН ае – минем ай, РАМАЗАН ае –
өммәтемнең аедыр," – ди.
Күп мөселманнар бу айны күбрәк Коръән белән уразада үткәрәләр.
Бу айларда изге кичәләр дә бар:
🔹 Рәҗәб аеның беренче җомгасы – РӘГАИБ кичәсе;
🔹 Рәҗәб аеның 26 сыннан 27 сенә каршы кич – МИГЪРАҖ кичәсе (6-7.02.2024).
🔹 Шәгъбан аеның уртасында – 14-еннән 15-енә каршы кич – БӘРАӘТ кичәсе (24-25.02.2024).
🔹 Рамазан ае ахырларында (соңгы ункөнлек) – КАДЕР кичәсе (5-6.04.2024).
Бу көннәрнең, айларның кичәләрнең кадерен белеп, аларны гыйбадәттә Коръән укып, догалар белән яхшы гамәлләр кылып үткәрә алсак, зур савапларга ирешә алыр идек. Аллаһы Тәгалә бу мөбарәк көннәр хөрмәтенә гафу итәр, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирештерер.
Үзен "Татармын, мөселманмын!" – дигәннәргә бу кичәләрне, айларны, көннәрне һич тә мәгънәсез, файдасыз үткәрү килешмидер.
Гомер бик кыска, үтә дә китә. Беребезгә дә Аллаһының рәхмәттеннән өлешсез калырга язмасын. Әәмиин. 🤲
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 9