Кырга/бакчага чыкканда «Бисмилләәһ» әйтеп чыгылыр.
Игә (утырта, чәчә) башлаганда да кабат «Әгуузү-бисмилләәһ» әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:
أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ
[56:63-64] أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ
اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ
وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ
وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ
وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ
УКЫЛЫШЫ:
[Әфәра-әйтүм-мәә тәхруҫүүүүн.
Ә-әннтүм тәзрагъүүнәһүү ән-нәхнү-з-зәәригъүүүүн
(«Әл-Вакыйга / Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр).
Әллааһүммә съалли гъәләә сәййидинәә Мүхәммәдиү-үә гъәләә әәлиһи үә съахбиһии әҗемәгъиин.
Үәрзүкъ(о)нәә ҫәмәраһүү
Үә-җегъәлнәә ли-әнгъүмикә минә-ш-шәәкириин.
Үә ләә хәүлә үә ләә къуввәтә илләә би-Лләәһи-л-гъәлиййи-л-гъәзъыййййм]
МӘГЪНӘСЕ:
«[Орлыкларын] иккән нәрсәләрегезне күрдегезме?
Аны сез үстерәсезме, әллә аны үстерүче Безме?
(«Әл-Вакыйга / Вакыйга» сүрәсе, 63-64-нче аятьләр)
Аллаһым! Мөхәммәд (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) һәм аның әһле-әсхәбенә салават-сәламнәрең булсын.
Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, [йә Рабби]!
Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юк!»
Чыганак:
«Дога китабы»
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6