(хикәянең дәвамы - 3)
***
...Икенде укып урамга чыккач, Фәһим, ахырына авышып килгән көннең аның күңел халәтенә тәңгәл килүенә игътибар итте: күк йөзен каплаган хафалы болытлар авыл өстенә ачы яшьләрен түгәргә җыенган иде сыман. Әүвәл алан-йолан шөбһәле каранып барганнан соң, ул, күңелендәге өркү хисен бастырырга теләп, карашын өскә юнәлтте, әмма алгысытып җиргә ишелергә әзер торган авыр, шомлы күк күренешеннән күңеле тагын да күбрәк төшенкелеккә бирелүдән Фәһимнең кәефе тәмам кырылып китте.
Егет мәчеткә килеп җиткәндә, мәхәлләне яңгыратып, манарадан моңлы итеп азан әйтәләр иде. Йончулы халәтенә тынычлык иңдергән азан тәмамланганда, Фәһим намаз бүлмәсенә кереп җитешкән иде инде. Камәт әйтелеп, берничә кеше катнашында ахшам намазы укылганнан соң, ул имамга дәшеп, сөйләшеп алырга рөхсәт сорады. Җыйнак кына бүлмәгә кереп утырып дога кылынгач, Фәһим сүзен башлап, сорау бирде:
- Хәзрәт, әйтегезче миңа: авыр хәлгә тарыгач, сез, гадәттә, нишлисез?
- Адәм баласы моннан да авыррак хәлдә калырга мөмкин бит, дип уйлыйм, – диде имам. – Чынбарлыкта авырлык кешегә ул Аллаһка ярдәм сорап мөрәҗәгать итсен өчен бирелә.
- Минем белән шундый хәл булды бит әле, – диеп, күңелен каплаган шом пәрдәсен ачып җибәрде Фәһим. – Район үзәгендә яшәүче урындагы бер зур түрә миңа затлы гөл савыты ясатыр өчен бик кыйммәтле, чит илдән кайтартылган мәрмәр ташы калдырып китте. Шуны ясап маташкан чакта таш урталай ярылды. Аның иясе булган шул түрә – яманаты таралган хәтәр, холыксыз кеше, һәм мин аңа бу заказны вакытында тапшырмасам, аннан зур зыян килергә мөмкин. Ә чималы бозылган булгач, әйберне берничек тә ясап булмый...
- Аңлашылды, энем, аңлашылды. Нәрсә дип әйтим? Аллаһның рәхмәте киң, һәм Коръәндә билгеләп үтелгәнчә, Ул теләсә, һәрбер хәлдән чыгу юлын күрсәтә. Үзеңнең Аллаһ колы булуыңны танып, ихластан сорарга гына кирәк.
- И хәзрәт... Могҗизалар буламыни ул? Сорасаң да, сорамасаң да, ул ярылган ташны берничек тә ялгап булмый ич...
- Аллаһы Тәгалә могҗиза булдырырга да кадир.Таш хуҗасы кырыс, усал кеше дисеңме? Ә менә мин сиңа бер хикәят сөйлим, тыңлап кара әле...
...Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм вафатыннан соң икенче хәлиф, ягъни мөселманнарның әмире булып Гомәр радыйәллаһү гәнһү сайлана. Нык иманлы мөэмин, хикмәткә ия акыллы җитәкче булудан тыш ул бәдәне бик нык, көчле баһадир һәм кырыс холыклы җитәкче буларак та билгеле иде. Шулай бервакыт кырыс әмир шәһәр урамы буйлап кылыч тотып барганда, аны күргән кешеләр “берәр нәрсә өчен эләкмәгәе” дип хафаланып: “Гомәр хәлиф бара!.. Гомәр хәлиф бара!..” – дип тыз-быз килеп, кабалана-кабалана юлның читенә ыргылып, качарга тотынды. Фәкать бер генә кеше бернигә исе китмәгәндәй юлның уртасыннан нәкъ Гомәр ибне Хәттабка каршы баруын дәвам итте. Алар йөзгә йөз очрашып, бер-берсе янына килеп баскач, хәлиф туктап, бу кешегә сорау бирде:
- Йә, ә син нигә качмыйсың?
- Мин бит сукыр, – дип җавап бирде бу кеше. – Синең юлдан барганыңны абайламыйча калганмын...
Җавапның дөрес булуына инангач, Гомәр радыйәллаһү гәнһү сукыр кешегә болай ди:
- Күзләрем сәламәтләнсен, күрә башласын, дип Аллаһтан сорамыйсыңмыни?
- Нишләп сорамаска? Сорыйм... Ләкин әлегә үзгәреш юк әле...
- Ярар, – диде Гомәр хәлиф. – Алай булгач, күзләре күрми торган бу башың сиңа нәрсәгә? Иртәгә иртәнге 8 гә килерсең – чабабыз башыңны!
Сукыр кеше ни дип җавап бирергә белмичә, куркуга төшеп басып кала, хәлиф исә тыныч кына китеп бара. Шушы сөйләшүне ишеткән кешеләр: “Әмиребез моңарчы вәгъдәсен үтәмичә калганы булмады әле. Ни әйтсә – шуны һичшиксез үти торган кеше ул...” – дигәч, сукырның күңелендә кабынган курку уты дәһшәт ялкынына әверелә.
Көч-хәл белән өенә кайтып җиткән сукыр елый-елый: “Ий Раббым, ий Ярдәмчем, ий Терәгем, йә бердәнбер Илаһым... Күз күрүемне кайтарсаң иде, юкса Гомәр башымны чаба бит...” – дип, төне буе дога кылып чыга. Исән калырга бик теләгәнгә күрә, ул шундый ихласлык белән сорый ки, иртән таң атып кояш чыкканда... аның күзләре күрә башлый. Моңа чиксез сөенеп, ул билгеләнгән вакытка Гомәр радыйәллаһү гәнһү янына килеп, шатлыгы белән уртаклаша. Хәлиф исә елмаеп әйтә: “Аллаһү әкбәр! Менә шулай сорыйлар аны! Ихлас дога галәмәт зур көчкә ия ул, кардәш. Андый дога могҗиза булдырырга да сәләтле! Чын күңелдән эчкерсез сораганга Аллаһы Тәгалә җавап бирмичә калмый...”.
- Сүбехәәнәллаһ... – дип әйтеп куйды Фәһим, имам хикәятеннән тәэсирләнеп. – Инде күрмәгән күз дә күрә башлагач... Ярый хәзрәт, аңладым. Бик үтенеп сорарга кирәк инде алайса Аллаһтан. Шулай да... ялганырмы соң инде ул таш?..
- Анысын уйлама син, – диде хәзрәт күзләре белән елмаеп. – Икеләнгән шикләнер – шиге белән чикләнер. Бүген дога кылып ихластан сора, догаң кабул булса, Аллаһның рәхмәте белән берәр уңай нәтиҗәсе булмыйча калмас.
Ястү намазын да җәмәгать белән мәчеттә укыгач, Фәһим кайтып китте. Хатынының “нәрсә диде хәзрәт?” дигән соравына “ихлас дога кылып Аллаһтан ярдәм сорарга кушты” дигәч, Зәлифә:
- Син чәй эчеп ал да ят, төнлә тәһәҗҗүд намазына торып, дога кылырсың, – диде, әмма Фәһим уйларына бирелеп, ясалган чәен дә эчмичә, түшәгенә ауды. Хатынының шалтыр-шолтыр килеп табак-савыт юган тавышына йоклап киткән ир бераздан төш күрепме, саташыпмы ыңгыраша башлады. Моны ишеткән Зәлифә кулын сөртте дә янына килеп утырып, башын сыйпый-сыйпый: “Борчылма, җаныкаем, барысы да яхшы булыр, ин шәә Аллаһ...” – дип ирен дә, үзен дә тынычландырды. Аның саф күңелдән әйтелгән шушы сүзләре уртак доганың башы булды...
Төн өченче өлешенә күчеп тәһәҗҗүд вакыты кергәч, Зәлифә хәләл җефетенең иңбашына җиңелчә төртеп:
- Әйдә, тор... Тәһарәт алып ике рикәгать намаз укы да хәзрәт өйрәткәнчә дога кыл!.. – дип аны уятып торгызды.
Шушы дога Фәһимнең соңгы өмете иде. Куркудан битәр, “заказ бирүченең әйберсен боздым” дигән оялу хисе дә тынгылык бирмәде аңа. Менә шушы ике тойгы кушылудан хасил булган талпыну йогынтысында ул нәфел намазыннан соң ихластан, күз яшьләре илә дога кылып, Аллаһтан ярдәм сорады.Төнге лампаның сүрән утында иренең ярымпышылдап әйткән сүзләрен аермаса да, караватында тып-тын яткан Зәлифәнең эчтән генә тәкрарлап әйткән “әмин, әмин” дигән сүзләре тамак төбенә төер булып утырды. Ире янына килеп яткач та ул: “Шәт ин шәә Аллаһ, барысы яхшы булыр...” – дип йокы аралаш әйткән кебек рәвеш китерде, үзе исә диварга таба борылып, тавыш-тынсыз гына елап алды.
(дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1