(хикәянең дәвамы - 4)
***
Яңа көн бик матур булып туды. Җете кояш балкып торган зәңгәр күктә болытларның әсәре дә калмаган. Фәһимнең күңелендәге рәхәт җиңеллек аларның ихатасы өстеннән үтеп, авылга – бар җиһанга таралып китте сыман. Һөнәрханәсе ишеге янына килеп баскач та, егет беравык керергә кыймыйча бер урында таптанып торды. Аннан тәвәккәлләп ишекне ачып кергәч, түрдәге “каррара” мәрмәренә күз салды. Таш кичтән ничек калган – шулай урталай ярылган хәлдә ята иде.“Ярар, нишлисең инде... Күрәсең, бу дөньяда могҗизалар чыннан да булмый”, – диде ул үз-үзенә, ташның ялганмаганлыгын бүтән үзгәрмәячәк ахыргы хөкем буларак кабул итеп.
Өенә кереп, табын алдына утыргач, газ плитәсе каршында коймак пешереп маташкан хатынына ул таш турында берни дә әйтмәде, гомумән, бу теманы кузгатмыйча, башка нәрсәне сөйләштеләр. Тәмле итеп чәй эчеп алганнан соң гына Фәһим “кабул булмады бит догам” дип әйтергә талпынып авызын ачкач, капкалары янына машина туктаган тавыш ишетелде. Тәрәзәгә карап алган Зәлифәнең: “Ниндидер зур чит ил машинасы”, – диюеннән Фәһимнең йөрәге кысылып куйды. Пәрдә аша урамга баккач, ул Буржуйның машинасын танып алды. “Бер атна үтмәде бит әле... Эшнең ничек барганын тикшерергә килгәндер...” – дип үз алдына сөйләнеп алган Фәһимнең йөзе агарынган иде.
- Шулмы? – диде Зәлифә, иренә кыю, хәтта усалрак карап куеп. – Хәзер үзем чыгып сөйләшәм!
- Юк инде, кирәкми, – дип җавап бирде Фәһим, тынычлыгын җуймаска тырышып. – Ир кеше белән ир сөйләшергә тиеш. Ничек тә аңлашырбыз әле.
Зәлифә өстәлне сөртеп, читләре сыпылган тастымал белән ризыкны каплаган арада Фәһим урамга чыгарга өлгерде. Ул вакытта килгән кеше бикле капкага ярыйсы каты шакылдатып тора иде инде. Коты очып китәргә әзер булган хәлдә Фәһим “әгузү-бисмилләһ” белән “тәүәккәлтү гәләллаһ” догаларын укып, капка аратасын этеп җибәрде...
(ахыры бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3