(хикәянең ахыры - 5)
Капка ачылгач исә ул Буржуйны түгел, ә аның белән килгән ике ярдәмчесенең берсен – машина йөртүчесен күрде.
- Бер килешме хәлләр? – дип күтәренке кәеф илә сүзен башлады килгән ир. – Халид Фоатович аванс кертеп бирергә кушты. Әлегә егерме бишне калдырабыз, калганын заказ әзер булгач үзе бирер. Мә, тот!
- Т-туктагыз әле, тукта... – диде Фәһим, акча сузган иргә.– Монда бер проблем килеп чыкты бит әле...
- Беләм, заказларың күптер, ләкин үзең аңла – бу бит Халид Фоатович! Аныкы иң беренче нәүбәттә эшләнергә тиеш! Кыскасы, атнакич “кровь из нос” – ләкин заказ әзер булсын! – диеп, Буржуй ярдәмчесе акчасын тоттырды да борылып машинасына таба атлады.
Очып китәргә әзер торган котының инде очып киткәнен анык тойган Фәһим телсез калды. Башта кулындагы бишмеңлекләргә, аннан килгән кешегә мескен караш ташлап, ул сүз таба алмыйча басып торды. Ир-ат исә машинасына утырып китәм дигәндә генә башын тәрәзәдән чыгарды да:
- Ә-ә!!! Карале син аны, ә?! Оныта яздым әйтергә: хуҗа бит заказын бераз үзгәртергә кушты! – дип кычкырды.
- Н-ничек... үзгәртергә?.. – дип сорады Фәһим, күкрәк төпкеленнән гырылдап чыккан үз тавышын танымыйча.
- Менә бүген иртән башына шундый фикер килгән: бер зур чүлмәк урынына ике кечкенәне ясарга, диде! Кыскасы ташны урталай кисеп, нәкъ рәсемдәгечә ике кечкенәрәк чүлмәк ясарга кушты хуҗа! Аңладыңмы?
- Аң...ладым...
- Аңламаска... Аның бит әле хәләл җефете дә бар, анысын да ризалатырга булгандыр, күрәсең! Ха-ха-ха! Ну, анысы безгә караңгы... Ләкин ничек булса да – хуҗа сүзен үтисе! Дав-вай, брат, уңышлар!
Көпчәкләре астындагы юл тузанын тузгытып, иномарка капылт кузгалып китеп барды. Сүзсез-хәрәкәтсез басып калган Фәһим исә “аңына” килгәч, әүвәл борын астыннан гына “сүбехәәәнәллаһ...” диде, аннан: “Мә шәә Аллаһ, әлхәмдү лилләһ!” – дип әйтеп куйды. Ишегалдына кергәч тә ул капканың эчке ягында басып торган хатынын күргәч: “Кабул булды бит догабыз, бичә, кабул булды!!!” – дип аны кулына күтәреп, әйләндерергә тотынды. “Ишеттем, барысын да тыңлап тордым! Ур-рра!!!” – дип кычкырып, Зәлифә шатлыклы көлә башлады.
- Нәрсә – әллә сират күперен кичтегезме? – дигән тавыш ишеткәч кенә туктап, алар киртә аркылы аларга карап торган Хисамны күреп алдылар.
- Ә-ә, күрше!.. – диде Фәһим йөзеннән сөенечле елмаюын югалтмыйча. –Алай ук булмаса да, зур бәладән имин булдык! Фәкать Аллаһның олуг рәхмәте белән!
- Ну-ну... Алай булгач, коймак белән чәй эчертәсез инде...
Өлкән яшьтәге әнисе белән кергән күршене сыйлаганда алар ихлас дога кылуның, намаз укуның файдасы турында бер-берсен бүлә-бүлә сөйләделәр. Ахырда күрше апа ризыкка дога кылганда, шундый теләк теләде:
- Таңнар бәхет белән тусын, ил-көннәребез тыныч булсын, җаннар иман белән тулсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын...
Автор - Ришат хәзрәт Курамшин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4