Бүләк бирү – күркәм сөннәт
“Динебездә мөселман кардәшләребезгә изгелек кылу, бер-берләребезнең күңелен күрүгә зур әһәмият бирелә.
Бүләк бирү – күркәм сөннәт
Болар тагын бер кабат динебезнең күркәмлеген, иң гадел, дөрес дин булуын ассызыклый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Бер-берләрегезгә сәлам таратыгыз, кунакларыгызны хөрмәт итегез, күршеләрегезгә яхшы мөгамәләдә булыгыз”, – дигән нәсыйхәтләре әдәп-әхлак кагыйдәсе булып тора. Бу үзгәрешсез тәртипләр һәр заман, урын өчен үз актуальлеген югалтмый.
Шундый күркәм гадәт, нәсыйхәтләрнен берсе – бүләк бирешү.
Бүләк бирешү күркәм сөннәт булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер-берләрегезгә бүләк бирешегез һәм сез бер-берегезне яратырсыз”, – дип әйткән (имам Әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
Бүләк бирүнең билгеле бер сәбәпләре (мәсәлән, бәйрәмнәр, нинди дә булса күңелле вакыйга белән котлау) булырга, яки ул бернинди дә сәбәпсез, Аллаһ ризалыгы өчен дип, шул кешене ярату, якын итү, аңа хөрмәт хисләрен белдерергә теләү нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин. Иң мөһиме – кешенең күңелендә изге ният булу”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.
Динебез - игелек, мәрхәмәт, яхшылык дине. Барча кешеләрне ярату һәм бүләк бирү - аның аерылгысыз бер өлеше. Бүләк бирүне безгә Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөннәт иткән һәм чын күңелдән бүләк бирүче, һичшиксез, Раббысының рәхмәтенә ирешер. «Бүләк бирегез һәм сезнең арада бер-берегезгә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисе туар», - диелә бер хистә.
Ислам динендә бүләк бирүнең, бүләкне кабул итүнең билгеле бер әдәпләре һәм кагыйдәләре бар:
1. Бүләкне без, Аллаһы ризалыгы өчен дип, мөгамәләләрне ныгыту йөзеннән, тынычлык, ярату һәм дуслык билгесе буларак бирергә тиешбез. Шуңа да бүләкне сайлаганда, яхшы максат күздә тотылырга тиеш, ә кимсетү һәм түбәнсетү түгел.
2. Бүләкне башкалардан яшерен бирегез. Чөнки бүләкне кабул итүче аны кайчан һәм кайда ачарга икәнен үзе сайларга тиеш.
3. Бүләкне алуга ук аны читкә алып кую ярамый, бу бүләк бирүчене үпкәләтергә мөмкин.
4. Бүләк сайлаганда исрафчыл булмагыз, чөнки сез бүләкне кабул итүчене уңайсыз хәлгә куярга мөмкинсез. Шулай ук бүләк сайлаганда бик саран да булмагыз, бу да кешене үпкәләтергә мөмкин. Ләкин бу бүләкнең бәясенә яки күләменә артык игътибар бирегез дигән сүз түгел. Иң мөһиме - ихласлык.
5. Әгәр кеше бүләктән баш тартса, ни сәбәпле баш тартуын сорарга һәм алга таба моны күз уңында тотарга кирәк. Әгәр бүләктән баш тарту сәбәпсез икән, моны ачыклап бетерергә һәм билгеле бер килешүгә килү зарур.
6. Бүләкне ярату һәм хөрмәт йөзеннән бирергә кирәк, ә үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып түгел.
7. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртып бирелгән бүләк ул - бүләк түгел, ә ришвәт.
8. Бүләк бирүнең максаты тәүбә итү булса, бу да бүләк түгел, ә сәдака була.
9. Бүләкне үзегез белгән яхшы күңелле кешеләрдән алу дөресрәк санала.
10. Бүләкнең күләме кешене уңайсыз хәлгә куярга тиеш түгел.
11. Бирелгән бүләккә ихтирамсызлык күрсәтергә ярамый. Шулай ук бүләк белән мактану да яхшы түгел. Әгәр кеше бүләккә бүләк белән җавап бирә алмаса, ул кеше рәхмәт булса да әйтергә тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Кешеләргә карата рәхмәтле булмаучы, Аллаһының да рәхмәтен алмас».
12. Бүләкнең аз яки сыйфатсыз, яки түбән бәяле булуына гына карап, аннан баш тартырга ярамый.
13. Бүләктән масаеп баш тартырга ярамый.
14. Бүләкне кем аша булса да җибәргәндә, әлеге кешенең аны һичшиксез тиешле кешесенә җиткерәчәген белү зарур. Әлеге кеше ышанычлы булырга тиеш.
15. Бүләкне алгач, бүләк бирүче янында әлеге бүләк турында фикер алышу, аның бәясе, күләме, сыйфаты хакында белешү урынсыз.
16. Бүләкне икенче берәүгә бирергә мөмкин. Бүләкне тапшыргач, аның хуҗасы әлеге бүләк белән ни теләсә шуны эшли ала.
17. Бүләкне кире сорарга ярамый.
18. Хәрам бүләк бирү рөхсәт ителми
Комментарии 1