Юк-бар нәрсә җыеп, ярышып.
Җылы сүзгә тешләр нык кысылган,
Тәнне тартыштыра карышып.
Гомерләрне зая үткәрәбез,
Күзләр ялтыравык сайлыйлар.
Мал-мөлкәттән килгән табышлардан,
Акчалар кесәгә сыймыйлар.
Гомерләрне зая үткәрәбез,
Онытылды күптән ярату.
Мәхәббәт дигәннең әсәре юк,
Бар, кирәген генә карату.
Гомерләрне зая үткәрәбез,
Шайтан нык атланган җилкәгә.
Әрләш-талаш, кычкырышу булса,
Эчебезгә кереп бикләнә.
Гомерләрне зая үткәрәбез,
Тоелмый шул аның узганы.
Соң аңлыйбыз, бик соң башка килә,
Әгъзаларның ныклы тузганы.
Гомерләрне зая үткәрәбез,
Тел әйләнми, сөям, дияргә.
Якын кешең исән, янда чакта,
Чал башларны сүзсез ияргә.
Гомерләрне зая үткәрәбез.
Беркөн үкендерер, беләбез.
Әмма бүген, якыннарның җанын,
Рәнҗетүләр белән теләбез.
Гомерләрне зая үткәрәбез,
Кыйблабызны күптән югалттык.
Шайтан вәсвәсәсен тыңлый торгач,
Кая юл тотканны оныттык.
Гомерләрне зая үткәрмикче,
Саранлашмыйк җылы сүзләргә.
Назга сусап, бәхет - сәгадәтсез,
Яшәмик салышып җүләргә.
Ав. Зиляра Рафикова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев