Предыдущая публикация
Атна үтеп китсә,
Дискотека көтә,
Килеп җитә әби, бабайлар.
Яшәрә күңелләр,
Һич тә карт түгелләр,
Гүя алар кызлар, малайлар.
Җырла, әйдә, яшьтәш,
Бие, дәртле кардәш,
Яшик әле, яшик гөрләтеп.
Матур җырлар белән,
Дәртле уйлар белән
Урап кайтыйк җанны җилләтеп.
Кемдер биеп үтә,
Кемдер җырга күчә,
Һәркемгә дә монда күңелле.
Тормыш, сынатмыйсың!
Ничек яратмыйсың
Аулак кичләренә йөрүне.
Венер ФӘТТАХ 01.05.2024 ел Михайловка
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев