Предыдущая публикация
Сезгә табынып яшибез,
Хөрмәтле хатын-кызлар.
Сезнең якты образ бит ул -
Күктәге бар йолдызлар!
Айдай яктылык сибәсез
Тыныч, серле төннәрдә.
Ходай биргән матурлыкны
Шул да җитә күрергә!
Аш-су осталары булып,
Җан кертәсез тәннәргә;
Өй ашавын он(ы)тып булмый,
Күнеккәч шул тәмнәргә!
Чисталыкка, пөхтәлеккә
Кемнән өйрәнгәнсездер?!
Канәгать яшәү серләрен
Бары сез беләсездер.
Бәйрәмнәргә ямьнәр өстәп,
Балкып торсын йөзегез;
Бәхетле итеп ирләрне,
Җитеш тормыш төзегез!
Әнис Шәймәрданов.
07.03.2024.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4