Предыдущая публикация
Җиңү таңы килгән безгә,
Җитмеш тугыз ел элек.
Һәр иртә дә якты кояш
Чыга елмаеп-көлеп.
Бу җиңүне күрер өчен,
Күпме кан-яшь коелган.
Мәкерле дошман пулясы,
Бетмәс кебек тоелган.
Гөмерләрен аямыйча,
Бар да киткән сугышка.
Туган илен саклар өчен,
Туры кергәннәр утка.
Тик әйләнеп өйләренә,
Кайталмаган күпләре.
Хәтер йомгакларын сүтсәң,
Ис-акылың китмәле.
Ветераннар саны кими,
Елдан-ел бетеп бара.
Исәннәрнең йөрәгендә
Әрнидер һаман яра,
Мәңге төзәлмәс яра.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев