Билгесез солдатка һәйкәл тора,
Һәр җирдә дә үзәк мәйданда.
Нурын җыя көндез ул кояштан,
Ә төннәрен ала айдан да.
Балкып нурда хәтеремдә калыр,
Иминлекне саклап калучы.
Ул бүген дә сакта ,күрәсез бит,
Бүген дә ул безне яклаучы.
Билгесез дип әйтү дөрес түгел,
Билгеле ул бөтен дөньяга.
Туктап калган елгаларны ерып,
Илтеп җиткерәлде дәрьяга.
Җиңү дәрьясына алып килде.
Бар халыкка яулап азатлык.
Коллык богауларын өзеп атты,
Иңнәренә алып җаваплык.
Батыр сугышты ул яу кырында,
Тугры булып калды антына.
Соңгы сулышына җиткәндә дә,
Хыянәт итмәде ул халкына.
Чал башымны синең алда иям,
Бурычлымын сиңа мәңгегә.
Бүгенге көн бәхет,шатлыклары,
Җитсә иде калган гомеремә.
Күңелләрдә калсын мәңгелеккә,
Солдат даны-аның һәйкәле.
Бу даннан да өстенерәк торган
Тагын нәрсә бар ул,әйт әле!
Тын калыгыз бер минутка,тыңла!
Яшь солдатлар бүген ант итә.
Тынычлыкның сагына баса алар,
Тынычлыкка,дуслар, ни җитә.
Фирдат Валеев.Чулпан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2